Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лифтта калу

Ислам дине һәртөрле юрамыш-ырымнарга ышануны тыйса да, тормышта кайчак шулкадәр кызыклы хәлләргә тап буласың, ышансаң-ышанмасаң да, игътибар итәргә туры килә.

Барыбыз да белә: халыкта ашаган чакта тончыксаң, кунак килә, дигән юрау бар. Һәм кайберәүләр, тончыккач ук, бер сүз дә дәшмичә, өстәл астына бер-ике мәртәбә шакылдатып алсаң, кунак… килмичә кала дип тә ышана. Бер чакны Казандагы дус кызым Зөләйхалар гаиләләре белән ашап утырганда, кайсыдыр тончыга. Уен-көлке ярата торган, җор телле Зөләйха: «Лифтта калсыннар әле»,- дип, өстәл астын шакылдата… Ә ярты сәгатьтән ишектә иренең бертуганы Язилә апа: «Ярты сәгать лифтта утырдым»,- дип килеп керә. Шул ук подъездның беренче катында яшәүче Язилә апа, баксаң, гадәттәгечә лифтта гына менәргә уйлаган һәм бикләнеп калган. Шуннан бирле без, берәребез тончыгуга, лифтта калсыннар әле, дип өстәл астын шакылдатабыз. Аңа карап, килергә уйлаган кешенең килми калганы юк, анысы. Хәер, берчакны апамның күрше авылда яшәүче кызы баласы белән безгә чыгарга әзерләнгәч, улы һич уйламаганда йокыга киткән иде. «Лифтта калу» галәмәте…
Фото: http://www.dw.de/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250