Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лилия Гарифуллинадан бик матур шигырь, укып карагыз әле!

- Нинди булсаң да сине  - Ярата әни!

- Кем уята иртә белән? 
- Уята әни! 
- Торырга вакыт, балам, дип 
- Эндәшә әни! 
- Кем безгә ризык әзерли? 
- Әлбәттә, әни! 
- Кем тәмле чәй ясап бирә? 
- Әни ул, әни! 
- Чәчләремне иртә белән 
- Үрә гел әни. 
- Кем өйләрне чиста тота? 
- Бары тик әни! 
- Бакчада матур чәчәкләр 
- Үстерә әни! 
- Барыбызга зур таяныч 
- Кирәк ул әни! 
- Мине һәрчак кочып-кочып 
- Үбә гел әни 
- Безнең белән балаларча 
- Көлә гел әни 
- Костюм төймәсе өзелсә 
- Тага гел әни. 
- Оекбашны иртә белән 
- Таба тик әни! 
- Тыңламасаң тузаныңны, 
- Шәп “кага” әни. 
- Бөтен сорауга җавапны, 
- Таба ул әни. 
- Юлга чыксаң дога белән, 
- Озата әни. 
- Төшләреңә кереп кайчак, 
- Юата әни. 
- Кайткан чакта ризык белән, 
- Каршылый әни. 
- Кайчагында караш белән, 
- "Каешлый"әни. 
- Гомер уртасы җиткәч тә, 
- Таяныч әни. 
- Кадерләп бетермәвебез, 
- Аяныч әни. 
- Чирләп китсәң һәрчак дәва 
- Табачак әни!
- Гомер буе балам диеп 
- Яначак әни
- Нинди булсаң да сине 
- Ярата әни!
- Бу дөньяда иң матур сүз 
- Мең тапкыр “ӘНИ”! 

Лилия Гарифуллина,

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигырь )))

    Теги: әни