Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәдинә ЗЫЯТДИНОВА : «Кош тоткандай булдым!»

Фәридә Шакированың "Бирегез миңа түбәтәй!" дип исемләнгән балаларга багышланган яңа шигырьләр китабы кулыма килеп эләккәч, кош тоткандай булдым.

Чөнки әлеге китап мине көлдерде, куандырды, сокландырды, гаҗәеп матур басма булган! Андагы шигъри тезмәләр әдәп-әхлак ягыннан балаларга тәрбия-белем бирә. Бизәлеше зәвыклы, кәгазе һәм хәрефләре кече яшьтәге балалар ярата торган.

Китапны укучы оныгым Гөлсемгә бирдем дә, «үзеңә ошаган шигырьләрне тамгалап бир әле», дидем. Ярты сәгать узуга: «Әби, 17не рәттән билгеләдем, мин барсын да яратам», - дип китабын кочагыннан төшермәде. Тулы гаилә тормышы: анда әби-бабай хикмәтләре, әти-әни белән балалар арасындагы җанлы табигый тормыш сурәтләнә, ясалма түгел! Кыскасы, мин оныклар белән инде 1990нчы елдан бирле яшәреп-яшьнәп яшим. Бу китап балага туу таныклыгына беркетеп бирердәй итеп иҗат ителгән.

Ни өчен дигәндә, бүгенге балаларның хәле җайлы ук түгел. Үз аягы белән беренче адымны ясаудан гаилә кору яшенә җиткәнче балаларны эреле-ваклы экраннар әсир итә. Китап укымыйлар, чөнки әдәби әсәрнең кыскача эчтәлеге интернетта, ятлый алмый - балаларның хәтерен экран таш хәленә китерде. Бүген әти-әниләр китап укыса, балалар да укыр иде. Китап укыган бала сөйли һәм сөйләшә, язма эчтәлек тә төзи белә.
Безгә газиз балаларыбызны тәрбияләүгә ярдәме өчен Фәридә Шакировага олы рәхмәтебезне белдереп, иҗади уңышлар телибез. Ә китапны - иң кирәкле кулланма итеп файдаланырга кирәк. Шүрәле әйткәнчә, "тәндә җаным торса әгәр", яңа 2015-2016нчы уку елында Карадуган авыл җирлегендә яшәгән 1нче сыйныфка килүче балаларга "Бирегез миңа түбәтәй!" китабын бүләк итәрмен дип сүз бирәм. Бүгеннән хәстәрен күрермен, «кош тоткандай» куанычым шушы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250