Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Менә кайда икән ул?!

Җырчы Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбленең чыгышларын даими рәвештә яратып караучылар арасында, ансамбльдә райондаш егетебез Рәсимнең күренмәвенә аптыраучылар да бардыр, мөгаен.

Аны күрмәслек мени?! Үзе җырлый, үзе бии, үзе төрле уен коралларында уйный. Бактың исә, Рәсимебез армия сафларында хезмәт итеп ята икән! Бу хәбәрне ишетүгә, Нөнәгәргә шалтыратып, солдат егетнең әнисе Илсөяр апа Фәсыйхова белән элемтәгә керергә ашыктык.
- Илсөяр апа, биш бала үстердегез - бер кыз һәм дүрт малай, олы улыгыз Нияздан кала башкалары армиягә бармаган иде. Нигә төпчегегезне җибәрергә булдыгыз?
- Беребездән дә сорап тормады, үзе китте. Олы абый да хезмәт иткән, мин дә хезмәт итәм, диде. Ир-егет Ватан сагында булырга тиеш. Аның мондый сүзләренә әтисе дә, әбисе дә, мин дә бик куаныштык. Исән-сау гына була күрсен, берүк. Гомумән, бөтен солдатка да исәнлек-саулык телим.
- Ата анага көтүләре генә бик авыр...
- Әллә ни ерак җибәрмәделәр, Казанда гына хезмәт итә. Танк частенда. 27 февральдә киткәненә ун ай була. Бер елны тутырып кайтуына да вакыт җитә, Алла боерса. Шулай да, сагынуга чик-чама юк. Ана йөрәге бит. Аннан соң, армия армия инде. Борчылдыра, уйлата. Илләр генә тыныч булсын, берүк!
- Частьта һөнәренә игътибар иттеләрме?
- Әлбәттә. Шунда хәрби оркестрда да уйный. Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында укыганда бөтен төр уен коралында да уйнарга өйрәнде бит ул. Училищены тәмамлагач, Федераль университетның музыка бүлегенә укырга кергән иде. Икенче курста вакытта армиягә алдылар менә... Кайткач, Алла боерса, тәмамлап бетерәсе бар. Абыйсы Раяз Фәсыйхов кебек җырчы булам ди бит инде!
- Хат язу гадәте сездә сакланамы?
- Телефоннан да сөйләшәбез үзе. Әмма хат язмыйча гына булмый. Үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр бирәсе була. Киләчәк турында да фикерләшеп алырга туры килә. Хатны әбисе дә, әтисе дә яза, мин дә язам. Үзе дә яза, һәм ничек кенә яза әле - әнием матурым, әбием матурым, әтием матурым, дип...
- Димәк, армия матур сүзләргә дә өйрәтә.
- Ата-ана кадерен шунда аңлыйсыңдыр, күрәсең. Безнең балалар өйдән яшьтән үк чыгып киткәнгәме, андый матур сүзләргә саран түгел үзе.
- Бер кызык соравым калды: хәзер армиягә кызлар тарафыннан кулъяулык чигеп озату йоласы сакланамы?
- Әйтә алмыйм. Әмма безнең Ләлә әбиләре дүрт малайга да кулъяулык чигеп куйды. Шул исәптән, Рәсим кулъяулыксыз китмәде.
- Илсөяр апа, Рәсимнең әтисе Наил абыйга да, сезгә дә, әбисенә дә, барлык туганнарыгызга да сабырлыклар телибез. Ике ай үтәр дә китәр ул, бары тик исән булыйк, таза тыныч яшик! Безнең белән әңгәмә корганыгыз өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250