Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өметле «Хыялый яшьлек»

Балаларның язгы каникул чорында, «Хыял» яшьләр үзәгендә «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Балтачтагы бүлекчәсе активистлары көче белән «Хыялый яшьлек» лагере эшләде.

Бу лагерьга авыр тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә, мәктәп учетында торучы балалар, яшүсмерләр җәлеп ителгән иде. Лагерь балаларның гаиләләрендәге матди һәм көнкүреш халәтләрен исәпкә алып, тормыштагы асоциаль күренешләргә профилактика, балаларның буш вакытларын, бу очракта ялларын, күңелле һәм файдалы итеп үткәрүгә уңайлы шартлар тудыру, мөстәкыйль рәвештә төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табу һәм карар кабул итәргә өйрәтү, актив сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауга юнәлдерелгән максатларны тормышка ашыру йөзеннән оеша. Бу «Хыялый яшьлек» лагереның оештыручылары булып район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече, районның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Айрат Хәйруллин белән «Хыял» яшьләр үзәге белгече Энҗе Сабирова тора. Шунысы мөһим, лагерь оештыру турындагы алар тарафыннан төзелгән проект былтыр республикакүләм бәйгедә җиңү яулап, грантка ия булган иде. Лагерьның әһәмияте шунда, биредәге балалар һәм яшүсмерләр көннәрен заяга уздырмадылар: алар өчен көн дә мәгънәле очрашулар һәм тәрбияви чаралар оештырылды. Очрашуларга балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге белгече, район үзәк хастаханәсеннән балалар табибәсе, «Балтач дәүләт табигый тыюлыгы» инспекторлары, социаль яклау бүлегеннән юрист, волонтерлар хәрәкәтенең актив яшьләре, «Форпост» тарафдарлары һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләр килде, алар үз эшчән-лекләре белән генә таныштырып калмадылар, ә актуаль темаларга һәм балаларны борчыган сорауларга әңгәмәләр үткәрделәр, киңәшләрен бирделәр, уеннар да оештырдылар. Шулай ук биредә катнашучылар социаль яклау бүлегенең психологы Гүзәл Закирова ярдәме белән сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, сенсор ял бүлмәсендә реабилитация курслары үттеләр, төрле тренингларда катнаштылар, тестлар һәм биремнәр башкардылар. Тукландыру мәсьәләсенә килгәндә, балалар көнгә өч тапкыр бушлай Балтач мәктәбе пешекчеләре әзерләгән ризыклар белән тукландылар. Балаларга истәлеккә футболка, блокнот, ручка һәм «Хыялый яшьлек» тамгасы төшкән значоклар һәм сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250