Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәңге нур сибә

Әле яңа гына нәни аяклары белән тәпи киткән баланың «Әни» диеп назлы итеп дәшүе ана кеше өчен нинди зур бәхет. Әни сүзен кемнәр генә телгә алмый: укытучылар да, табиблар да, галимнәр дә, шагыйрьләр дә...

Матур җырлар, шигырьләр дә әниләргә еш багышлана. Һәр кеше өчен әни иң изге, иң матур кешеләрнең берсе. Беренче назлы карашны, татлы сүзләрне, үзенең кояштай җылы нурларын балага әни кеше җиткерә. Әниләр бәйрәме әле яшь бәйрәмнәрдән генә саналса да, аны һәр елны нәниләр генә түгел, ә яшүсмерләр, шулай ук олылар да бик сагынып, яратып көтеп алалар. Аны без ноябрь аеның соңгы якшәмбе көнендә бәйрәм итәбез. Безнең кадерле кешеләребезне шушы көнне котлау алар өчен зур бүләк. Бала назын тоеп, дөрес тәрбия биргән, синең шатлыгыңны да, кайгыңны да уртаклаша белгән, шулай ук син көлгәндә көлеп, синең моңсу йөзеңне күреп төшенкелеккә бирешмичә, башны горур күтәреп алга ышанычлы адымнар белән атларга әни кеше өйрәтә. Тормыш сукмагының авыр, җиңелләрдән түгел икәнлеген, беркайчан да авырлык­ларга бирешмичә куйган максатларга ирешергә, көчле рухлы булырга өндәүче кешеләр - әниләр! Исән чакта әниләрнең кадерен белеп яшик, авыр сүзләр белән күңелләрен бер дә төшермик. Алар бары тик матур, җылы, иң самими сүзләр өчен генә туган кешеләр. Мең рәхмәт бөек аналарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250