Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мондый яңгыр яуганы юк иде!

Кичәле-бүгенле авыл халкы бер-берсе белән очрашса, сүз үзеннән-үзе кичәге яңгырга барып тоташа.

Барысы да сүз берләгәндәй: "Соңгы елларда мондый яңгыр яуганы юк иде", - диләр. Чыннан да, шулай бит. Көне буе "тәмләп", сеңдереп, бер туктамый яуган яңгырны тансыклаган идек шул инде. Артыннан янарлык-көярлек итеп кыздырмавы да шәп булды. Суларга һавасы ук ни тора! Ул краннан килгән суның куәтенә шаккатмалы! Чәйнек тә тиз тула, чиләк тә... Яшелчәләргә дә су сибәсе юк, чүп утарга, бәрәңге төбенә өяргә-ерырга да чыгасы түгел, чөгендер чүбе дә "ашарга сорамый гына" чират көтә... Кыскасы, тормышның кызу ритмыннан рәхәтләнеп ял иттерде бит бу яңгыр!

PS. Кичә үзебезгә көтү чираты иде. Көтү көтәр өчен бик үк рәхәт булмаса да, яңгырга тел-теш тидермәдек... "Үпкәли" күрмәсен, дидек.
Фото: http://www.v-kolesnikov.ru/portfolio/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250