Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәскәү Җиңү парадында Балтач егете.

Яз...Табигатьтә ел да кабатлана, барлык дөньяны яшәртә торган чак. Әмма быелгы яз күңел кылларына аеруча нык тия торганы.

Быелгы Җиңүнең 70 еллык бәйрәме минем өчен дә аеруча истәлекле, чөнки Мәскәүдә узачак, Җиңү парадында минем укучым - Балтач егете Айзат Мөхәммәдиев катнаша. Бик зур мәртәбә, дәрәҗә бу.
Айзат башлангыч классларны Норма урта мәктәбендә укыды. Кечкенәдән бик кызыксынучан, һәркемгә ярдәмчел, тырыш укучы булды, спортны үз итте. Балтач сөт-май комбинатында эшләүче әтисе Фәнил, Норма мәктәбендә озак еллар балаларны бию серләренә өйрәтүче әнисе Светлана улларының бар яктан камил булуларына зур игътибар итә.
Башлангычтан соң укуын Айзат гимназиядә дәвам итте һәм аны 2014 елда уңышлы тәмамлап, Мәскәүнең "Академия гражданской защиты" хәрби югары уку йортына укырга керә. Ә бу уку йортына иң - иңнәрне генә сайлап алалар. Ә Айзат бокс, футбол, көрәш, турникта күтәрелү буенча күп тапкырлар призер булган егет. Бокс буенча хәтта республикакүләм ярышларда да уңышлы чыгыш ясады ул. Шушындый спорт ягыннан нык әзерлекле Айзат Югары уку йортында да сынатмый, уку алдынгысы булып тора.
Шушы егетебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгы парадында Мәскәүдә катнашачак. Аны тәрбияләп үстергән әтисе Фәнил, әнисе Светланаларның, бабасы Хәбир, энесе Алмазларның бу көнне ничек көтүләрен күз алдына китерәсездер. Һәркайсы үзенчә горурлана. Бабасы Хәбир оныгының шушы тарихи вакыйгада катнашуын күрә алуы белән бәхетле.
Көннәр, еллар тыныч булып, шатлыклы бәйрәм парадында катнашырга язсын Айзатка! Балтач ягы данын яклап, җиңү китергән ветераннарыбызны хөрмәтләп Кызыл Мәйданнан узганда горур атла Айзат, батырларыбызга лаеклы алмашчы булып үс!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250