Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәскәү парадында — безнең район солдаты

- 9 Май көнне телевизор каршыннан китеп булмас инде, - ди авылдашым Алсу Сабирҗанова. - Алмаз парадта катнаша бит!

Безнең күз алдында, бик эшчән егет булып үсте Алмаз. Өйдә дә тик тормады, ике җәй комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләде. Мәктәптә дә әйбәт укыды. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керде, бер елдан соң армиягә китте.
Калининград өлкәсе Балтийск шәһәрендә урнашкан 336 номерлы десант-штурм батальонына - диңгез пехотасына эләгә Алмаз. Инде көз көне үк дүрт елга бер була торган «Көнбатыш-2013» халыкара хәрби өйрәнүләрдә катнаша. Ноябрь аенда исә озын буйлы егетләрдән аерым төркем - үзләренчә әйтсәк, «коробка»лар туплый башлыйлар. Төз буйлы Алмаз да бу сафка эләгә һәм быелның гыйнваренда Санкт-Петербургта узган Ленинград блокадасы өзелүнең 70 еллыгына багышланган парадта катнаша.
16 мартта инде ул, 200әр кешелек ике «коробка» составында Мәскәүгә оча. 9 Майда булачак парадка әзерлек айлар буе, көненә дүртәр-бишәр сәгать бара. Инде Алмазның «Парадта катнашучы» дигән бер медале бар, хәрби билетка язылып, әле тагын берне бирәчәкләр икән.
Иске Салавычтан тагын бер якташыбыз Азат Хөрмәтуллин исә үзе хезмәт иткән Екатеринбург шәһәрендә үтә торган парадта катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250