Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мунчада ничек дөрес парланырга?

Парланырга кергәнче, душта юынып алыгыз һәм сөлге белән яхшылап сөртенегез. Шулай иткәндә, җылы тәнегезгә тигез үтеп керә.

Парланырга кергәч, термометрга күз салырга онытмагыз. 80 градустан артмаган температурада парлану куркыныч түгел.

Башка шапка, кулларга бияләй киябез.

Биткә, муенга, терсәкнең бөгелә торган урыны, тез астына һәм зур кан юллары уза торган урыннарга себерке белән шап-шоп сугу дөрес түгел, җиңелчә генә суккалагыз.

Башыгызны һава күбрәк булган урынга, ә аякларны мич ягына куеп, аркага ятып парланыгыз.

Парланганда борын аша сулагыз, бигрәк тә эфир майларын куллансагыз.

Мунчага кергәнче, парланганда яки аннан соң салкын су эчәргә ярамый. Ул бөерләрне “суыта”. Бөерләр исә безнең тәндәге иң җылы ярата торган орган. Җылы су гына эчәргә кирәк. Аны исә бераз суынганнан соң эчегез, тән эссе вакытта эчү кайнар ташка су сибү кебек кенә була – суны организм кабул итми.
Һава кермәсен өчен мунча ишеген ныклап ябып кую да дөрес түгел. Анда һава һәм вентиляция булырга тиеш.

Саунада яки мунчада ятып парланырга, йә булмаса аякларны күтәреп утырырга тырышыгыз. Утырганда, кан әйләнеше бозыла. Башка эссе, ә аякларга салкын була.

Мунчадан соң ял итегез яки ятып торыгыз. Җылы тәннән табигый рәвештә чыгарга тиеш. Парланганнан соң йоклыйсы килү гадәти хәл.

 

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мунча файдалы киңәшләр сауна