Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Наил Муллагалиев: “Урамда дулкын куып йөреп арыдык инде”

Югары Сәрдек авылында гомер кичерүче Наил абый бу көннәрдә зарланып алды әле. "МТС юньләп тотмый, - ди.- Урам буйлап дулкын эзләп йөреп туйдык инде. Безнең дә кеше шикелле җылы өйдә генә утырып телефоннан сөйләшәсе килә. Пыжмара тавында МТСның каланчасы да тора үзе, тик нигәдер телефоннар тотмый гына".

Наил абый сәбәпсезгә зарлана торганнардан түгел. Киресенчә, "телевизордан утсыз-сусыз-юлсыз әллә нинди зур авылларны күрсәтәләр, безнең 7 хуҗалыклы гына авылга килеп карасыннар иде алар, су кергән, утлар балкый, юллар тәртиптә. Быел кыш юлларны һичнинди тоткарлыксыз кардан чистарталар. Шуңа да куанабыз. Тик менә кәрәзле телефон тотмау гына кәефне боза. Балалар, туганнар белән даими аралашып тору өчен бердәнбер чыганак бит ул телефон", ди ул өзгәләнеп.
Фото: mignews

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250