Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ни эшлисез Сез - кызлар?.. Урта Атыда 30 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә кул салган

Бүген төнлә, терәлеп торган күршеләрдә, Арча районы Урта Аты авылында Хәбибуллина Гөлинә асылынып үлгән.

Хатын-кызларның мондый адымга баруы коточкыч хәл. Сәбәбен белүче дә юк. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ике кыз туган булган алар. Сеңлесе бар.

- И-аллам, балалары булдымы икән, бик кызганыч бит, -- дип борчыла халык.

- Баласы булмаган, ире белән үз әнисендә яшәгән, -- ди авылдашлары.

Йокы бүлмәсендә ишек тоткасына асылынган. Баласы булмаганны бик авыр кичергән. Үз--үземә кул салам, дигән сүзләре булган. Әнисе хәтта берничә көн сакладык, дип елый. Әмма саклап бетерә алмаганнар...

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар бирсен, дип яза Арск-Информ.

Бигрәк тә әнисенә, сеңлесенә авыр... Авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш