Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нибары 4 көн калды, ашыгыгыз!

"Балтач" үзәк ял паркы балалар тавышыннан гөрләп тора. Биредә вакытны күңелле уздыру өчен мөмкинлекләр күп. Шушы көннәрдә генә парк уртасында биек кар тавы хасил булды.

Гаиләгез белән балалар уен мәйданчыкларында уйный, чанада һәм тимераякта шуып рәхәтләнеп күңел ача аласыз.
Хөрмәтле балтачлылар! Районыбыз чыршысы өчен тавыш бирергә дә онытмагыз! Муниципаль районнар арасында "Иң яхшы бизәлгән чыршы" республикакүләм бәйге дәвам итә. Үзебезнең Балтач чыршысы җиңүен теләсәгез, 20 гыйнварга кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнашыгыз!
Татарстанның Муниципаль берәмлекләр сайтына кереп (http://msu.tatarstan.ru/ngkonkurs2016.htm), райондагы үзәк чыршының бизәлеше һәм аның янында оештырылган бәйрәмнәр программасын 5 баллы шкала буенча бәялә. Без бергә һәм бердәм булганда гына алда әйтелгән конкурста җиңеп булачак. Яраткан Балтачыбыз өчен тавыш бирик!

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250