Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әнием алтыным

Мин, кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, кыска буйлы, көләч йөзле, сөйкемле кечкенә генә бер кыз. Белмәдегезме? Балтач урта мәктәбендә 3 «В» сыйныфында 5 билгеләренә генә укыйм мин. Ярый, бераз мактанып та җибәрдем бугай. Сүз бит минем турыда түгел.

Безнең сыйныфта 12 генә укучы. Шулай да без мәктәптә үткәрелгән сыйныфтан тыш чараларда бик актив катнашабыз. Ә алар бездә еш булып тора һәм бик күңелле үтә. Менә әле 28нче ноябрь көнне генә «Әнием алтыным» дип аталган бәйрәм үткәрдек. Ул бәйрәмне үткәрергә без алдан ук әзерләндек. Әниләребез турында инша яздык, портретларын ясадык, әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр өйрәндек. Әниләргә карата төрле тәрбияви әңгәмәләр үткәрдек. «Әниләр ни өчен хөрмәткә лаек?» дигән әңгәмә барышында, укытучыбыз Рүзилә Саматовна «Әниләр сезгә тормыш бүләк иткән. Алар сезне гомер буе йөрәк түрендә йөртә. Ничә яшьтә булуга карамастан, кешегә һәр вакыт әни кирәк. Бу турыда онытмагыз. Аларны борчуга салмагыз, сүзләрен тыңлагыз, әниләр мәңгелек түгел, әниләрне саклагыз», диде.

Ә бу көнне, буран булуга карамастан, әниләрнең ягымлы йөзләреннән, мәктәбебез яктырып киткәндәй булды. Ишектән берьюлы ничә «кояш» килеп керде бит. Ничек кенә сынап карамадык әниләрне. Ә алар бирешмиләр. Үзләренең аш-су осталыкларын да, тапкырлыкларын, җитезлекләрен дә күрсәттеләр. Һәрбер конкурс арасында без дә үзебезнең һөнәрләребезне әниләргә күрсәтергә өлгердек. Әниләргә әйтелгән матур сүзләрдән зал шатлык белән тулды. Әнием-алтыным, матурым, кадерлем, бердәнберем... Бу сүзләрне бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне ешрак кабатласак иде. Әниләр, кадерлеләребез, без сезне бик-бик яратабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев