Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ник авыр бу хушлашу?

Мәктәп еллары сизелмичә дә үтеп киткән.

Сез үскәнсез, канат чыгаргансыз. Инде очып китәргә, тормыш дигән олы дәрьяда үз урыныгызны табарга җыенасыз. 11нче сыйныф сезнең өчен дә, без, укытучылар өчен дә бик тиз үтә. Бу аерылышу сәгатьләрен ераккарак күчерәсе килә. Әмма тормыш дәвам итә. 11нче «а» сыйныфын эзләп класска керермен дә, сез булмассыз. Күз алдына китерүе дә кыен... Әйе, сез чын мәгънәсендә минем укучыларым гына түгел, минем киңәшчеләрем дә, дусларым да булдыгыз. Һәрбер сыйныф сезнең кебек балалардан торса, укытучы хезмәтенең авырлыгы сизелмәс тә иде. Эшеңнең нәтиҗәсен күреп сокланыр идең. Һәрберегезнең нурлы йөзе, тәмле теле, зифа буй-сыны һәрвакыт минем күз алдымда торыр.
Әйе, очар вакытыгыз җитте. Очыгыз, балакайларым! Җил-давылларда канатларыгыз каерылмасын! Һәрберегез куелган максатына ирешсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250