Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нормабаш авылы янында аю эзләре табылган

Аю белән очрашу турындагы соңгы хәбәрләр турында сайтыбызда язып чыккан идек инде. Һәм бу темага яӊа хәбәр: аюныӊ яӊа эзләре Нормабаш авылы янында урнашкан умарталык янында табылган.

Эзләренә караганда аю бер үзе, хәзергә умарталарга һөҗүм итмәгән. Бу аю бер ничә ел элек килгән булса, алдагы сәфәре вакытында шикелле кышка да бездә йокларга калырга да мөмкин диләр, тәҗрибәле сунарчылар.
Хәзер гөмбә җыю вакыты, урманда йөрүчеләр күп, төркемнән артык аерылмыйча, бер-береӊне күздән югалтмыйча йөрү мәслихәт. Әгәр урман патшасы очраган икән, бу очракта борылып йөгермичә, җайлап кына йөз белән аӊа карап, арттка чигенеп, вакытында күзеннән югалырга кирәк.
Фото: http://www.topnews.ru/news_id_50138.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250