Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Очрашулар безгә бик кирәк

Һәркемнең күңелендә онытылмас истәлекләр, шатлыклы мизгелләр мәктәп елларында салына. Әйе, беренче кыңгырау, беренче дәресләр, беренче укытучы... Белем үзләштерү өчен тырышлык, төрле эшләргә өйрәнү, көндәлек мәшәкать, җәмәгать эшләре белән еллар үтүе сизелми дә калган.

1 нче февраль көнне безнең мәктәптә очрашу кичәсе булды. Быел Чепья мәктәбен 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлаган укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Бу сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең, дәрәҗәле кунакларның яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә.
Быелгы очрашуга укучыларның күпчелеге килгән иде. Алар беренче укытучылары, класс җитәкчеләре, үзләре укыган вакытта уздырылган кызыклы чаралар турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр, мәктпкә үз сыйныфташлары исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Чыгыш ясаучылардан Иван Ермаков, Маргарита Сабирҗанова (50 ел), Юрий Козлов (40 ел), Резеда Фазлыева (30 ел), Владислав Никитин, Айрат Шайхиев, Светлана Михайлова (20 ел) үз укытучыларына бик күп җылы сүзләр әйтеп, хәзерге вакытта безнең арадан киткән укытучыларны искә алды, барысы өчен үзләренең рәхмәтләрен җиткерде. Чепья мәктәбе элек-электән үзенең көчле укытучылары, укучыларының төпле, нигезле белеме белән билгеле. Бүген дә залда легендар шәхесебез Фәрт абый Гыйльманов, ирле-хатынлы Абалмасовлар, мәктәп тормышында якты эз калдырган, яраткан укытучыбыз Геннадий Сидоровлар кат-кат искә алынды. Мөхтәрәм укытучыларыбыз Гарифҗан абый Галиев, Роза Трофимова, Гөлшат Хакимова турында укучылары зур ихтирам, рәхмәт хисләре белән сөйләве, алар белән булган истәлекләрне яңартты.
Очрашу кичәсен әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Һәр елны бу кичәне матур эчтәлекле, беркемне дә битараф калдырмый торган итеп уздыруга зур көч куйган, мәктәбебезнең алыштыргысыз алып баручысы Ирина Чупанова, Константин Грахов, 11 А, Б, В сыйныфы укучыларының, аларның класс җитәкчеләре - Елена Раимова, Миләүшә Хрисанова, Екатерина Раковаларның - хезмәтен югары бәяләргә кирәк.
Фото: http://www.chelny-izvest.ru/city/17132.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250