Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Олуг дәрәҗә

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика күләмендә оешма-учреждени-еләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында үткәрелгән «Эш урыннарында иң яхшы шартлар булдыру, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгын үткәрү» темасына багышланган смотр-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, 2011нче елгы нәтиҗәләр буенча районыбыз данын яклаган оешмалардан 100 кешегә кадәрге коллективлар арасында Балтач районы дәүләт ветеринария берләшмәсе (җитәкчесе Алмаз Исрафилов, хезмәтне саклау буенча белгеч Айдар Миңнебаев) - II, ә 100 хезмәткәрдән күбрәк булган оешма-учреждениеләр арасында «Кызыл юл» җәмгыяте (җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, хезмәтне саклау буенча белгеч Илнар Мәҗитов) III нче урынны яулады. Һәр ике оешма да Дипломнар, махсус эш киемнәре һәм хезмәтне саклау буенча норматив-техник әдәбият алыр өчен 15 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.
Аларны республикакүләм бәйгедә олуг дәрәҗәле җиңүләре белән котлыйбыз. Авыл хуҗалыгы тармагына караган башка учреждение-оешмаларның да алар сафына басуын көтеп калабыз.
Авыл хуҗалыгы идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250