Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Олы бүләк алды каләмдәшебез ... (фото)

Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә республика күләмендә узган татарча көрәш ярышларының быелгысы да каләмдәшебез Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллин күңелендә җуелмас эзләр калдырды.

Районыбыз көрәшен, алардан репортажлар, аерым көрәшчеләр турындагы язмалары инде менә бишенче мәртәбә республиканың иң атаклы спорт журналистлары рәтендә көч сынашып, быел да алар арасына керә алды.
Шунысын аерым атап узарга кирәк, район газетасына язучылар арасында актив спорт хәбәрчебез үзе генә иде. Нурзада Гәрәй улына республика көрәш федерацясе президиумының дипломы, көрәшчеләр бил алышуын сүрәтләгән бәллүр статуэтка тапшырылды. Аңа бүләкне Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары, атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250