Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ОЛЫ РӘХМӘТЕБЕЗ, ИХЛАС ХӨРМӘТЕБЕЗ СЕЗГӘ, УҢГАН РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗ!

2013 - районыбыз социаль-икътисадый тормышында үсеш елы булды. Тулаем продуктның саллы өлеше авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә җитештерелә.

Моңа шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукциясе күләмен дә кушсаң, районда җитештерелгән барлык тулаем продуктның 51 проценты авыл хуҗалыгына туры килә.
Балтач республикада интенсив терлекчелек районнарының берсе. Узган чорда да терлекләрнең баш санын киметүгә юл куелмады. Сөт 2012 нче елга караганда 3273 тоннага күбрәк җитештерелде. Җәмгыятьләрдә 56789 тонна сөт, 6651 тонна ит сатылды. Терлекчелек биналарын реконструкцияләү, заман таләпләренә җиткереп яңача җиһазландыру, модернизацияләү, игенчелектә җитештерүчән яңа техника алу буенча эш дәвам итте һәм итә. Узган ел хуҗалыклар тарафыннан барлыгы 178 миллион 271 мең сумлык көн таләпләренә җавап бирә торган яңа техника һәм агрегат алынды, терлекчелек биналарына 55 миллион сумнан артыграк күләмдә реконструкция ясалды һәм җиһазландырылды. Акча кереме буенча хуҗалыклар арасында чуарлыклар зур әле. Районда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыруда мөмкинлекләр күп. 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә «Татарстан» хуҗалыгы узган ел 4 миллион 295 мең, «Смәел» 3 миллион 697 мең, «Алга» 3 миллион 636 мең, «Труд» 3 миллион 196 мең, «Яңа тормыш» 3 миллион 146 мең сумлык продукция җитештерә алдылар. Район буенча уртача бу сан 2 миллион 711 мең сум тәшкил итә.
Бүген шәхси хуҗалыкларда 13814 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5031 савым сыер, 1018 баш дуңгыз, 5827 баш сарык һәм кәҗәләр, 458 баш ат асрала. Узган ел шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда барлыгы 1 миллиард 704 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, бу 2012нче ел белән чагыштырганда 107 процент тәшкил итә. Шәхси хуҗалыклар 31561 тонна сөт җитештереп, 15800 тонна сөт саттылар. Ит 11600 тонна җитештерелеп, 6000 тоннага якыны сатылды. Елның авыр булуына карамастан, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар җитәрлек күләмдә терлек азыгы белән тәэмин ителделәр, дәүләт ярдәме кысаларында һәр савым сыерны асрауга 2 мең сум күләмендә субсидия бирелде.
Фото: http://www.sarreg.ru/ecomonic/3477-dozhd-dlya-pashni.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250