Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Орлык алыр вакыт җитте

Яз җитү бакчачылар өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән ияреп килә. Март кояшы җылы нурларын җиргә сибә башлау белән бакча эшләре әкрен генә башланып китә. Орлык сайлаган вакытта нәрсәләргә игътибар бирергә, ниндиерәк орлык сайларга кирәк? Әлеге сораулар белән без Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.

- Яз җитү белән бакчачылар яшелчә орлыгы сатып алу, аны үстерү белән мәш килә башлыйлар. Орлык сайлаганда орлыкның сыйфатын, дәүләт селекция күрсәткечләренең реестрына кергәнме, саклану срогы чыкмаганмы, без яши торган регион өчен яраклымы икәнен белергә кирәк. Чит регионнан кергән орлыкларда карантин чүп үләннәре очрагы күзәтелә. Бакчаларга куркыныч чүп үләне кермәсен өчен орлык саткан сәүдә ноктасыннан, сатыла торган орлыкта карантин чүп үләннәре юк дигән документ (акт фитосанитарного контроля) булырга тиеш. Сораулар өчен телефон: 88432776926, дип җавап бирде Мөдәрис Фәттахов.
Фото: centr-sertifikacii

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250