Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Орлыклар сатып алганда игътибарлы булыгыз

Бакча эшләренә әзерләнеп, орлык запасларыгызны аралыйсыздыр.

Аларның тишелүгә сәләтле вакыты төрлечә булуын истә тотыгыз. Әйтик, суган, әнис, петрушка, кузгалак, баклажан - 1-2 , әче торма, редис, төсле һәм кәчәнле кәбестә, шалкан, кишер - 3-4, чөгендер, карбыз, кабак, борыч, кыяр - 4-5, борчак, кукуруз - 5-7, помидор - 7-9, ногыт борчагы, фасоль, кавын орлыклары - 9-10 ел буе яшәү сәләтен саклыйлар.
Күпчелек халык орлыкларны сатып алуны хуп күрә. Кызыктыргыч рәсемле пакетларда начар сыйфатлы орлыклар да булырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алганда игътибарлы булыгыз, пакетлардагы язуларны җентекләп карагыз. Анда оешма исеме, адресы, яшелчә һәм сорт исеме, категория, партия номеры,авырлыгы (граммнарда) яки пакеттагы орлыклар саны, файдалануга яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш. Әгәр бу вакыт чыккан икән, орлык тишелү көчен югалткан дигән сүз, дип кисәтә безне «Россельхознадзор» идарәсенең дәүләт инспекторы Рәфкать Галимуллин.
Сатучыда орлыкларның һәр партиясенә сортын һәм утырту (чәчү) сыйфатларын раслаучы документлар булырга тиеш. Шик туа икән, сатучыдан әлеге тикшерү сыйфаты процентларда күрсәтелгән таныклыкны сорап алыгыз. Яңа сортны сатып алу алдыннан аның дәүләт теркәвенә кергәнлеген белешегез.
Пакетларында F1 билгесе булган гибридлар сортларга караганда уңышны 1,5-2 тапкыр күбрәк бирә, тизрәк үсәләр, авыруларга һәм начар һава шартларына бирешмиләр, уңышының матур һәм тәмле булулары белән аерылып торалар. Әмма алар бу сыйфатларын киләсе буыннарда сакламыйлар. Димәк, орлыкларын үзегез ясый алмыйсыз, ел саен сатып алырга кирәк булачак. Сатып алган орлыклар шик тудырса, «Россельхознадзор»ның Кукмарадагы бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: http://zoo-sad.inforico.ua/roslini-kviti-c586/prodam-semena-komnatnyh-ekzoticheskih-rasteniy-semena-cvetov-i-ovoshchey-pochtoy-i1309434416096557.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250