Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Парклар маршы” – 2015 игьлан ителде...

Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел да игълан ителә торган "Парклар маршы" быел да игьлан ителде. Министрлыкның 86 нчы номерлы карары нигезендә ул 23 марттан 22 нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Бу халыкара акцияне районыбызда бигрәк тә мәктәп балалары зур түземсезлек белән көтеп алалар. Мәктәпләрдә бу чорда оешкан төстә ининди генә чаралар узмый. Берәүләр табигатебезгә карата үз уй-фикерләрен дәфтәр битләренә терки, берәүләр рәсем ясый, берәүләре аның аерым мизгелләрен фотога төшереп калырга тырыша. Табигать яз көне ничек уянса, балаларыбыз да шулай. Аннан сыерчык оялары эленә, агачлар утыртыла, тирә-юнебез чүп-чардан чистартыла.
Быел бу акция аеруча зур масштабларда узар дигән өмет бар. Барыбызга да билгеле булганча, 2015 ел Татарстан хөкүмәте тарафыннан "Парклар һәм скверлар елы" дип тә игьлан ителде. Әйдәгез, хөрмәтле җәмәгать, без дә бу эшкә алыныйк. Тирә юнне матурлау безнең фәкать үзебездән генә тора бит. Моның шулай буласына һәрхәлдә "Балтач" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре дә ышанып калалар, минемчә!
Фото: http://www.biodiversity.ru/programs/mp/mp2015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250