Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Профиль» алга омтыла

Тәүге мәртәбә «Профиль» җәмгыятенең эшчәнлеге белән 2008нче елның ямьле августында танышырга бардым. Дөресрәге, эш процессын башлап җибәрү өчен җәмгыятькә районда танылу кирәк булды, ягъни гадәти генә реклам. Ул чакта егерме өч яшьләр тирәсендәге ике яшь кенә егет Кариле авылының эчке урамнарына урнашкан «Агроснаб» җәмгыяте базасындагы коры, шыксыз бер складта җитештерү...

Балтачыбызга җөмһүриятебез Президенты килүе уңаеннан әзерләнгән күргәзмә-презентацияләрне карап йөргәндә ни күрим! - «Профиль» җәмгыятенең эш күрсәткечләре райондагы ике-өч эре оешмадан гына калышып килә. Быелның 1нче гыйнварына алар тулаем алганда 24 миллион 346 мең сумлык продукция эшләп чыгарганнар, тагын ике кешене эшле иткәннәр. Дүрт ел эчендә нинди алга китеш!
Бүгенге көндә барлыгы 7 хезмәткәр эшли. Рашит Насыйбуллин җәмгыять ачылганнан бирле хезмәт куя, ул кулдашлары Ирек Нәкыйпов һәм Фәнис Шәрипов белән станокта профнастил ясаучы осталар. Бухгалтерлары - Гөлшат Абделбариева белән Лилия Шәйхуллина. Әлеге кечкенә коллектив белән Илнур Шәйхуллин һәм Руслан Нәсыйхов җитәкчелек итә. Җәмгыятьтә төп вазыйфа - әзер калайдан махсус станоклар ярдәмендә кирәкле үлчәмдә профнастил ясау. Үз җирлегебездә болай эшләп сату кулланучы өчен дә кулай бәягә чыга. Март аенда тагын яңа станок алып кайттылар, максатлары - эш күләмен арттыру, сыйфатны яхшырту, хезмәт күрсәтүне киң масштабта башкару. Шул исәптән тагын ике хезмәткәр алырга җыеналар. ЗАКАЗЛАР БИРЕДӘ 3 КӨН ЭЧЕНДӘ ЭШЛӘНӘ. ҮЗЛӘРЕНЕҢ «ГАЗЕЛЬ» МАШИНАСЫ БЕЛӘН ИЛТЕП БИРӘЛӘР, АКЧАНЫ БЕР ЯККА ГЫНА, ЯГЪНИ ИЛТКӘН ӨЧЕН ГЕНӘ АЛАЛАР, КАЙТУ ЯГЫН ИСӘПЛӘМИЛӘР. Балтачта гына түгел, Малмыж, Саба, Кукмара, Вятка Аланы, Арча районнарында яшәүчеләр «Профиль»дә җитештерелгән профнастилның арзанга чыгуына, сыйфатлы булуына кат-кат инанды. БҮГЕНГЕ КӨНДӘ ҖӘМГЫЯТЬ САТЫП АЛУЧЫЛАРГА ЦИНК ЙӨГЕРТЕЛГӘНЕННӘН БАШЛАП, ТӨРЛЕДӘН-ТӨРЛЕ ТӨСЛЕ ПРОФНАСТИЛ ТӘКЪДИМ ИТӘ. ШУЛАЙ УК БИЛГЕЛЕ БЕР ҮЛЧӘМНӘРДӘ ҺӘМ ДӘ ЗАКАЗ БИРҮЧЕНЕҢ ЭСКИЗЛАРЫ ЯРДӘМЕНДӘ КОНЕКЛАР, КАПКА-КОЙМАЛАРГА ТӨРЛЕ БИЗӘКЛӘР, СЕТКА-РАБИЦАЛАР, ПЛАНКАЛАР ҺӘМ БАШКА КИРӘК-ЯРАКЛАР ЯСЫЙЛАР. УНГА ЯКЫН ТӨС КЕНӘ САЙЛАП АЛЫРГА БУЛА - «ДИҢГЕЗ ДУЛКЫНЫ», «ӨЛГЕРЕП ПЕШКӘН ЧИЯ», «ШОКОЛАД», «ЯШЕЛ БӨТНЕК» ҺӘМ БАШКА ТӨСЛӘР... ТАШЛАМАЛАР ДА КАРАЛГАН.
Җәмгыятьнең киләчәккә планнары изге - тагын бер ике ел эчендә җитештерүчәнлекне ике мәртәбәгә арттыру, яңа технологияләр сатып алу, янәдән 3 кешене эшле итү. Эшләре шушылай тотрыклы, уңышлы барса, җәмгыятьнең җитеш-терүчәнлекне киңәйтеп, ассортиментын баетып, яңа базар киңлекләренә дә чыгачагына, хәтта филиалларын ачачагына да шик калмый.
Ә бүгенге көндә алар - ямьле язлар җитүгә төзелеш эшләренә тотынучы уңган, ару-талуны белмәс гүзәл Балтач халкына үз хезмәтләрен, үз товарларын тәкъдим итә.
«Профиль»нең адресы: Кариле авылы, Заһидуллин урамы, 41нче йорт. Рәхим итегез, райондашлар! Телефон: 3¬14-38.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Фәнис Шәрипов, Рашит Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250