Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Равил Фәхретдинов вафат

Март аеның кояшлы, матур көннәре районыбызга кайгылы хәбәр ирештерде: Казанда яшәүче танылган якташыбыз, галим, археолог, тарих фәннәре докторы, язучы Равил Габдрахман улы Фәхретдинов, 77 яше туларга санаулы гына көннәр калганда, вафат булды.

Равил Габдрахман улы 1937 елның 14 мартында Кариле авылында туган. Балачагы, үсмер һәм егет чоры Балтач авылында үтә. Шушында урта мәктәпне тәмамлый, район физкультура һәм спорт комитеты рәисе булып эшли. Балтач урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта.
1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый, татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген кызыл дипломга тәмамлый, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында археология буенча аспирантурада укый. 1966-1996 еллар дәвамында шушы фәнни үзәктә кече, өлкән һәм гыйльми хезмәткәр булып эшли. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе буенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый.
Р.Фәхретдинов - Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, ул 300гә якын басма хезмәт, шул исәптән, 30дан артык китап (фәнни монографияләр, фәнни-популяр китаплар), урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплар авторы.
Р.Фәхретдинов халкыбызның тарихын җентекләп тикшереп, фәнни басмаларда дөньяга чыгаручы күренекле галим генә түгел, милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни-популяр китаплар язуны, фәнни публицистиканы яңадан аякка бастыручы да.
Р.Г.Фәхретдиновның фәнни эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Ул Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Мәрхүмнең җәсаде бүген Казанда җирләнә.

Фото: http://www.tataroved.ru/institut/etnolog/ns1/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250