Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район сакчылык бүлеге экипажының уяулыгы аркасында фаҗига булмый калды

Район эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сакчылык бүлеге экипажының уяулыгы аркасында Тимирязев исемендәге хуҗалык фермасында зур фаҗига булмый калды.

1 апрельдән 2 апрельгә каршы төндә бүлекнең 821 номерлы экипажы, кизү торганда, төтен исе сизә. Ис җәмгыятьнең сыерлар торагыннан килә. Биредә кыска ялганыш булып, инде ялкын үрли башлаган була. Полиция хезмәткәрләре каравылчыны уята, янгын сүндерү машинасы чакырта. Нәтиҗәдә, янгын көчәергә өлгерми, сүндерелә. Бу торакта сыерлардан тыш бер трактор да була. Вакытында чара күрелмәсә, фаҗиганың ни дәрәҗәдә булачагын хәтта күзаллавы да кыен.
Әлеге экипаж членнары Булат Гыйльметдинов, Рифат Хәбибуллин, Тәлгать Сәйфетдиновларга җәмгыять җитәкчесе Фәрит Гыйрфанов рәхмәт белдерде.
Фото: http://serovglobus.ru/tag/prestuplenie/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250