Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Фәрит улы Гарәфиевка биш сорау

Балтачта яңа чистарту корылмасы кайчан булачак?

-Ниһаять, бу мәсьәләдә ачыклык күренә башлады. Яңа чистарту корылмасы 2015 елга планга кертелде. Тик бу әле шул елда ук эшли башлаячак дигән сүз түгел, өч еллап вакыт кирәк булачак. Әле бит аның эше күп. Икенчедән, быел безгә гамәлдәге чистарту корылмасын ремонтларга 10 миллион сум акча каралды. Балтачтагы ике кудыру станциясенә капиталь ремонт булды инде, озакламый Нормада эш башланачак.
Җәй көне ел саен һәркайда иң зур проблема - су җитмәү. Май азагындагы эссе көннәр бу проблеманың быел да булачагын күрсәтте. Быелга өстәмә чаралар күрелмәдеме?
-Гадәттә эсселек июльдә була иде, шуңа бераз тоткарлык булды. Алай да сусыз утырган авыллар, урамнар булмады. Без бит Балтач белән бергә 24 авылны тәэмин итәбез. Өстәмә насослар алып, ситуацияне көйли алдык дип беләм. Шулай да счетчиктан тыш ялганган краннарның күплеге, кешеләрнең бәрәңге бакчаларына, печән җирләренә су сиптерүләре бу проблеманы тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирми. Без тикшерүләрне арттыру өчен дүрт контролер алдык, чөнки контрольне дә, чараларны да катгыйландырмыйча булмый.
"Агымдагы ремонтка ни өчен төрле урында төрлечә түләтелә? Счетчик куйганга слесарь 100 сум сорый. Тиешме, юкмы?» - дип шалтырата бер укучыбыз.
-Ул кеше мондый мәгълүматны каян алгандыр, белмим. Әмма шуны әйтә алам: бездә агымдагы ремонт өчен бар җирдә дә бер үк бәя һәм алар тиеннәр генә. Мондый ремонт белән аерым бригада шөгыльләнә. Балтачтагы йортларда буяу-сылау-агарту эшләре бетте инде, Нормага күчәбез. Ә счетчиклар куюга килгәндә, су счетчикларын кую куркыныч түгел, шунлыктан безнең слесарьларны чакыруны мәҗбүри итеп куймадык һәм ул аларның окладында каралмаган да. Шуңа күрә яки үзең эшләргә, яки түләп куйдырырга кала.
Балтачта тротуарлар кайчан тәртипкә килер икән? Казыйлар да, ташлап китәләр. Юлдан йөрергә куркыныч, юл читеннән йөрсәң, коендырып китәләр. - Бу сорауны бик күпләр бирде.
-Тротуарлар авыл җирлегенә караган мәсьәлә булса да, бистәдәгеләргә бераз сабыр итсәгез, барысы да әйбәт булачак дип җавап бирәсем килә. Белүегезчә, районда бистәне - үзәкне матурлау буенча махсус план бар. Шуның нигезендә тротуарларга ике яклап брусчаткалар җәеләчәк.
Макулатура, тотылган кәгазь, чүпрәк-чапрак, пластик шешә-савытлар җыюны җайга салып булмыймы? - Бу да газета укучылар үтенече.
-Без аларны аерым җыймыйбыз. Әмма полигонда сортларга аерабыз. Теләгән кеше аларның һәммәсен өендә үк аерым төргәкләргә бәйләп, чүп җыйган көннәрдә капка төпләренә чыгарып куя ала.
Җавапларны Гөлсинә Гарипова язып алды.
Фото: http://shkolazhizni.ru/archive/0/n-52884/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250