Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиевтан биш сорауга – биш җавап

Әлеге сораулар газета укучыларыбыз үтенечен искә алып тупланды.

1. "Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында ни өчен дару сатылмый? Элек фельдшерлар кирәк даруларны алып кайтып бирәләр иде, хәзер сатарга ярамый диләр. Кайбер чакта бер анальгин кирәк була, шуның өчен районга аптекага барып булмый бит", - ди укучыбыз Флера.
- Бу сорау белән бөтенләй килешмим. Бөтен ФАПларда да даруларны акчага сатып алырга мөмкин. Аерым күзәтү астында булган дару-препаратлар гына, бары табиб язуы белән, аптека челтәрләре аша бирелә. Быелның беренче кварталында гына да ФАПларда 790 мең сумлык дару сатылган, бу бик зур сан. Район үзәгеннән ераграк авылларда яшәүчеләр аеруча күп мөрәҗәгать итә, ә якынраклар үзләре аптекаларга бара. Бәлки даими сорау булмагач, медицина хезмәткәрләре дә үз өсләренә өстәмә җаваплылык алырга теләмидер? Гомумән, дарулар сату мәсьәләсе буенча даими тикшерүләр үткәрәбез, аларның нәтиҗәсе булыр.
2. Нинди генә чаралар күрсәгез дә, поликлиникада чиратлар һич кимемәде. Хәрби комиссияләр, иксез-чиксез медосмотрлар, диспансеризация...- болар бар да авыруларга каршылык булып кайта.
- Аларның берсе дә бит безнең инициатива белән эшләнми. Безнең медперсоналга да гадәти режимда эшләү күпкә җиңелрәк булыр иде. Менә айга якын инде педиатрлар балалар бакчаларында медосмотрлар үткәрәләр. Һәр көнне сәгать унбердән инде бридалар юлга чыгып китә... Пациентларга киңәш шул: алдан-ала язылу чрасын күрсеннәр. Хәзер ике телефон аша табибларга язылырга була: 2-41-36 һәм 2-52-11.
3. Ремонт эшләре дә озакка сузылды. Ул да авыруларга уңайсызлыклар тудырды. Әйтик, балалар бүлеге бик кысан территориядә калды...
- Хастаханәдә ремонт 2011 елдан бирле бара. Башта поликлиника, балалар консультациясе, лаборатория өлешләрендә булды, ул чакта пациентларга кыенлык тумады дип беләм. Былтыр ноябрьдә стационар өлешендә ремонт башланды. Вакытлыча кыенлыклар да булгандыр, әмма бу ремонт шул ук пациентларга уңайлыклар тудыру өчен дә бит. 1 июньгә барлык ремонт эшләре төгәлләнер, һәр бүлек үз урыннарына кайтыр дип уйлыйбыз.
4. "Башка бер урында бахиллалар сатылмый, ә безнең хастаханәдә саталар", - ди бер укучыбыз.
- Бу фикер белән дә килешеп булмый. Соңгы вакытта бахиллалар бирүне бөтенләй туктаттык, һава торышы аяз булганда, гомумән, аяк киеменә басым ясамыйбыз. Икенчедән, без дә бит бахиллаларны сатмадык, бушка бирдек. Булмаганда аптекадан сатып алырга туры килә инде. Сатып аласы килмәгән кешене дә беркем мәҗбүр итми, икенче аяк киеме алып киләсең дә, эшең бетә.
5. Яңа, заманча аппаратуралар кайту күздә тотыламы? Әйтик, бер томограф аппараты булса, күпме проблема хәл ителер иде.
-Томографтан башлыйм әле. Ялган вәгъдә бирә алмыйм, алар кайтыр дип өметләнеп булмый. Аларның иң очсызлысы ике-өч миллион сум тора, безнең бюджетта андый акчалар юк, безнеке кебек хастаханәләргә кайтару программада ук каралмаган. Фәкать районара үзәкләрдә генә. Арчада бар бит диючеләргә. - Арча травматология һәм кан тамырлары авырулары буенча нәкъ шундый үзәк итеп билгеләнде. Ә яңа төр башка аппаратураларга килгәндә, без 20 миллион сумлык аппаратлар, медицина җиһазлары алуда ярдәм сорап, Президентка хат яздык, ул рөхсәт бирсә, ел ахырына кайтыр дип көтәбез.
Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.
Киләсе әңгәмәдәшебез торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Гарәфиев. Сездән сораулар көтәбез. Аларны сайтка һәм 2- 61- 53 телефоны аша да бирергә була.
Фото: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/gos/lech/baltach.htm?department_id=2552

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250