Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда 123 чылбырлы трактор бар

Чылбырлы тракторларның данлыклы еллары бар иде! Колхоз-совхозларның төп эш көче, ел әйләнәсе барлык кыр эшләрендә төп техникасы иде.

Механизаторлары да дәрәҗәле булды. Еллар үтеп, Т-150, К-700 кебек куәтлерәк техникалар авылларга үтеп керә башлагач та, ДТлар әле тиз генә "бирешмәде". Соңгы елларда К-744 кебек пәһлеваннар - заманча техникалар гына аларны кысрыклый алды. Хәзер инде чылбырлы "тимер ат"лар күбрәк сезонлы эшләрдә - язын һәм көзен генә "җигелә". Шулай да бүген районда эш көчендәге 123 данә чылбырлы трактор бар икән әле. "Дуслык" хуҗалыгыннан Геннадий Ефремов, Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Рәкыйф Фатыйхов, "Маяк" хуҗалыгыннан Тәлгать Һадиевлар үткән елгы эш нәтиҗәләре буенча җиңеп чыкканнар. Эшләү өчен бернинди шартлары, уңайлыклары булмаган, кысан кабиналы, авыр механизмлы бу тракторларда 34-35әр ел эшләгән бу механизаторларга һәйкәл куйсаң да, артык булмас...
Фото: http://miragro.com/dt-75m-tekhnicheskie-kharakteristiki.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250