Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерлек торышы

Авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кырга әзерләү игенче-механизаторлар алдында бүгенге көннең төп мәсьәләсе булып тора.

«Сорнай», «Труд» хуҗалыкларында бу эшкә көздән махсус бригадалар оештырып тагылма техниканы яңа елга ук ремонтлап бетерделәр. Чәчкеч, культиватор, тырма-катокларны ремонтлау буенча аерым бригадалар эшләгән башка күп хуҗалыкларда да язгы кыр эшләренә әйбәт әзерләнәләр. Әмма Тукай исемендәге, «Уңыш» җәмгыятьләрендә эш шәп түгел әле, ремонт сүлпән бара. Югыйсә һәр хуҗалыкка тагылма машиналарны 1 апрельгә ремонтлап бетерү бурычы куелды, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгеч-консультанты Ришат Нуриев.
20 марттан хуҗалыклардагы трактор-автомашиналарга дәүләт техник каравы үткәрелә башлый. «Труд», «Игенче», «Сорнай», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда бу мөһим чарага шактый әйбәт әзерлек белән киләләр. Чөнки аларда техник хезмәт күрсәтү мастерскойлары эше системалы оештырылган. Трактор билгеле бер күләм эш башкарган саен график буенча техник карауга кертелә. Бу һәр хуҗалыкта шулай оештырылырга тиеш. Хәзер районда трактор паркының 80 проценты кырга чыгарга әзер. Калганнарын да сафка бастыру көннең төп бурычы булып тора.
Күп хуҗалыкларда терлек азыклары хәзерләү техникасын килеп терәлгәч кенә исләренә төшерәләр. Нәтиҗәдә азык хәзерләү өчен уңайлы вакытлар кулдан ычкына. Шулай булмасын өчен бу төр техниканы да язгы кыр эшләре башланганчы барлап, ремонтлап кую зарур. Шунысыз терлекләрне җитәрлек кадәр яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итеп булмый. Игенче-механизаторларны укытуга да җаваплы карарга кирәк. Бигрәк тә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү тәртипләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелсен. Әнә узган ел районда производствода имгәнеп 8 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250