Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда бердәнбер мари авылы Улисьял — «Коммунизм утравы»...

Районда бердәнбер мари авылы Улисьял безне иң элек гаҗәеп табигате белән сокландырды. Хәер, аннан да алда заманча йортлары белән балкып утырган ике яңа урамга сокланганбыз икән әле.

Аннан соң да авылның төзеклегенә, барлык социаль-мәдәни биналарның барлыгына, кешеләрнең аралашучан, ачык күңелле булуларына сокландык. Барыннан да элек, мөгаен, аларның бернинди акцентсыз, теттереп татарча сөйләшүләре гаҗәпләндерде. «Сез марича беләсезме соң?» - дип тә сорадык әле. Гәрчә, Улисьялга барганчы ук бу авылда яшәүче 28 гаиләнең «Хезмәт»не яздырып укуларын белсәк тә.
- Белмичә! - дип көлемсерәде авылның старостасы, бригадиры, район мариларының милли- мәдәни үзәге җитәкчесе Валентин Максютов. - Без өйдә дә, үзара да марича сөйләшәбез. Балаларыбыз бакчада да, башлангыч мәктәптә дә, әле Чепьяда да мари телендә белем ала. Хәтта Мари Илендә дә мондый хәл юк!
Мин барган бер җирдә үзебезнең ничек яшәвебезне сөйлим. Аптырыйлар, хәтта ышанмыйлар да. «Коммунизм утравы»нда яшисез икән, диләр. Күп урында колхозлар юк, авыллар бетүгә бара. Ә бездә, күрәсезме, авыл үсә, зурая. Монда эшләмәсәләр дә, яшьләр дә авылда кала. Утызлап яшь кеше читтә эшли, әмма алар шушында яши, төзи, авылны яшәтә бит.
Егетләребез үзебезнең авыл кызларына гына түгел, дорганыкыларга да өйләнә. Күбрәк «база»дан - Мари Иленнән «алып кайталар».
Җәмгыятьтә эшләүчеләр дә ким-хур түгел. Вакытында аванс, хезмәт хакы, ашлык, печән-салам бирәләр, өйдә абзар тутырып терлек асрарлык мөмкинлек тудыралар. Һәркемгә печән җирләре бүлеп бирелгән. Аларны идарә үзе эшкәртеп, чәчтереп биргән иде, халык берничә ел игелекләнә инде. Бәрәңге бакчаларын да хуҗалык эшкәртә.
Мин боларны нигә әйтәмме? Без, авыл халкы, элеккечә әйтсәк, колхоз белән яшәргә күнеккән инде, аларның сакланып калуы безнең бәхеткә димәкче булам.
Охшаш материаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250