Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондагы “НАСКО” иминият компаниясе филиалы бүген яңа урынга күченде

"НАСКО" иминият компанисенең Балтачтагы филиалы хезмәткәрләре өчен 15 гыйнвар көне истәлекле вакыйгаларга бай булды. "Ак Барс" банкы бинасы базасында урнашкан "НАСКО" иминият компаниясенең филиалы бу көнне яңа урынга күченде.

Хәзер әлеге компаниянең агентлары клиентларга хезмәт күрсәтүләрен Ленин урамының 40нчы йорт адресы буенча урнашкан "Эльдорадо" көнкүреш электр җиһазлары кибетенең икенче катында дәвам итәчәк. Әлеге истәлекле вакыйга белән уртаклашу өчен мәртәбәле кунаклар да килгән иде.
Кызыл тасманы кисеп, яңа офисны ачу тантанасында "НАСКО" компаниясенең генераль директоры Эдуард Кабаков: "Мондый яңа офис ачылу киләчәктә клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тагын да арттырачагына ышанып калам. Шәхси затлар һәм оешмалар белән эшләү даирәсен тагын да киңәйтәчәк. Бу уңайлы шартларда өстәмә эш урыннары булдыру белән дә аңлатыла. Филиал хезмәткәрләренә чын күңелемнән яңа урында хезмәт шатлыгы тоеп, иминият базарында ирешкән уңышларын саклап, алга таба да яңа үрләр яулавын телим!", - диде.
Бүгенге көндә "НАСКО" иминият компаниясенең районыбыздагы офисында 25 агент хезмәт куя. Компаниягә 2004 елда ук кереп, Арча һәм безнең район халкына да хезмәт күрсәтүче, балтачлыларның ышанычын яулаган, Мирҗәм авылыннан килеп эшләүче Гөлшат Әхмәтҗанова: "НАСКО" елдан-ел үсә, ныгый бара. Хезмәт күрсәтү яхшырды. Аның ышанычлы компания булуын халык та таный. Элек клиентларыбыз аз иде, ә хәзер елдан-ел арта бара. Шушындый яңа, уңайлы, заманча эш урыннары булдыру агентлар өчен дә куаныч. Биредә клиентларны кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылган. Яңа офис булдыруда, уңайлы шартлар тудыруда җитәкчебез Азат Надыршинның өлеше зур булды. Киләчәктә дә дустанә мөнәсәбәттә, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә язсын", - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250