Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районның саф татар авылыннан йорт сатып алып, күченгән идек...

Күптән түгел Балтач районының саф татар авылыннан йорт сатып алып, күченгән идек. Олыгайган көнебездә авылда яшисебез килде.

Икебез дә ислам дине йолалары буенча яшәүче буларак, татар авылында шундый мохиттер дип уйлаган идек. Тик ялгышкан булып чыктык - рамазан аеның, уразаның беренче көнендә авылда, бездән ерак түгел бер йортта кычкыртып дуңгыз суйдылар, "Кайда эләктек?!" дидек, аптырап. Эчүчелекне әйтәсе дә юк. Яшьләр генә түгел, алпан-тилпән йөргән өлкәннәрне күргәч, шушы да булдымы мөселман авылы дисең. Гомумән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт тә авылча түгел. Әллә кешеләр, әллә хаҗәтләр үзгәргән. Без үскәндәге авыл үткәндә калган икән инде ул. Гомер буе сагындырып, төшләргә кереп йөдәткәнгә, фатирыбызны сатып кайткан идек тә...
Фото: http://nailtimler.com/tatars_in_russia/tatars_ulyanovsk_region.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250