Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Республика электрчылары Балтачка җыйналып көч сынашты

Кара күл янындагы үзәндә республикабызның 9 районыннан килгән электрчылар көч сынашты.

Дистәдән артык төрле юнәлештә һәркем үз хезмәтенә кагылышлы өлкәдә осталыгын күрсәтте. Районыбызның электр челтәре эшчәннәре барлык юнәлешләр буенча да үзләрен хуҗаларча иркен тоттылар. Хәзерлекләре яхшы дип табылды.
Узган ел Балык Бистәсендә узган шундый очрашуда диспетчерлар арасында беренче призны алган Рифат Гыйбадуллин быел да сынатмады. Балтач командасы составындагы Алмаз Фатихов: Фәнзил Гыйльмуллин, Алексей Хамбалов, гомумән, барысы да үз өлкәләрендә белемле икәнлекләрен, осталыкларын расладылар. Безнең электрчылар 9 район арасында 1 урынга лаек булдылар.
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында линиядәге авария урынына тиз арада җыенып барырлык, һәр төзексезлекне төзәтерлек әзерлектә алар. Кайда нинди чыбык уздырасы, аларны ничек тоташтырасы, багана башларында ничек эшлисе, янгын вакытында нинди чаралар күрәсе, ток сукканда беренче ярдәм күрсәтү кебек дистәләгән төрдә үзләрен күрсәтте электрчылар.
«Бу команда җиңү өчен жюри каршында тырышу гына түгел, киләчәктә эш өчен дә бик зур ярдәм булып тора», - ди Балтач командасыннан жюри члены һәм хөкемдар Данияр Тәҗиев. Район электр челтәренең баш инженеры Айдар Сабирҗанов та шушында, үз егетләре өчен ут йотып йөри. «Мондый очрашулар күршеләр белән якыннанрак аралашырга бер мөмкинлек булып тора. Бер-беребездән өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз», - ди ул.
Һөнәрдәшләре белән бү очрашуда да районыбыз электрчылары Балтач даннына тап төшермәделәр. Көндәлек эштә дә шулай булсыннар. Моңарчы электр уты булмый торып халыкны зур хафага салганнары булмады. Моннан соң да без көнкүрештә куллана торган электр йортларыбыз да көн саен янып торсын. Районда үткәрелгән бу зур чараны ачу һәм ябу тантаналарында катнашкан районыбыз җитәкчеләре дә шундый фикер белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250