Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Республика орлыкчылары елга йомгак ясадылар

Узган атнада Арча муниципаль районында «Ак Барс Агро» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында «Татарстанның элиталы орлыклары» Ассоциациясе СРО (үз-үзләрен җайга салучы оешмалар) әгъзаларының гомуми хисап җыелышы булып узды.

Анда 2014 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре каралды һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары билгеләнде.
Әлеге җыелышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ДФУ директоры Марсель Таһиров, башка рәсми вәкилләр һәм орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Ассоциация составында барлыгы 45 әгъза бар, 7 хуҗалык 1 елга кадәр сынау срогы белән кандидатлар кабул иттеләр.
Шулай ук "Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы" конкурсына йомгаклар ясалды, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчегә күчмә кубок тапшырылды. Беренче урынны - Арча муниципаль районының "Ак Барс Агро" ҖЧҖ, икенче урынны - Буа муниципаль районының "Кыят" ААҖ, өченче урынны Балтач муниципаль районының "Тимирязов" ҖЧҖ алды, өч җиңүчегә дә акчалата премияләр бирелде.

Фото: http://www.tatsemena.ru/page/category/2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250