Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Рәхмәт сиңа, солдат абый!” иҗади бәйгесенә йомгак ясалды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, район үзәк балалар китапханәсе авыллардагы филиаллары арасында уку елы башында "Рәхмәт сиңа, солдат абый!" исемле иҗади бәйге игълан итә.

Бәйге таләпләре буенча һәр авыл китапханәсеннән 7-9нчы сыйныфларда белем алучы берәр укучы бала яу кырында ятып калган Җиңү солдатына ачык хат язарга тиеш. 3нче апрель көнне менә шул язмаларга нәтиҗәләр ясалды.
Барлыгы 30 эш тәкъдим ителгән иде, шуның 12се - татар, ә 8е - рус телендә башкарылган. Жюри: Балтач балалар китапханәсе мөдире Хания Исхакова һәм мәгариф ветераннары Фәридә Әхмәдиева, Гөлүсә Борһанова.
Татар телендәге язмалар буенча:
1 - Алия Ганиева - Балтач үзәк балалар китапханәсе, Балтач урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы;
2 - Хәсән, Хөсәен Хәйруллиннар (игезәкләр) - Карадуган китапханәсе, 8нче сыйныф укучылары;
3 - Алинә Фәйзрахманова - Шода китапханәсе, Куныр мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
Рус телендәге язмалар буенча:
1 - Гүзәл Шәмсемөхәммәтова - Чепья зурлар китапханәсе, Чепья урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы;
2 - Илүзә Нигъмәтҗанова - Балтач үзәк балалар китапханәсе, гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы;
3 - Алексей Зубарев - Чепья балалар китапханәсе, Чепья урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
Кызыксындыру призларына лаек дип табылган язмалар: Гөлүсә Гыйльмуллина - Бөрбаш, 8нче сыйныф; Инсаф Якупов - Смәел, 8нче сыйныф; Элена Григорьева - Урта Көшкәт, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250