Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәтебез чиксез

25нче февраль көнне матурлардан-матур, акыллылардан-акыллы, тәүфыйклылардан-тәүфыйклы, ярдәмчел, тырыш, безнең өчен иң кадерле булган энебез Рәүпов Наил Әхнәф улына 25 яшь тулган булыр иде.

Ләкин 19 яшьлек энебезне фаҗигале үлем безнең арадан алып китте. Гомере өзелүгә 5 елдан артык вакыт үткән. Ләкин Наилебезне бер генә көн дә истән чыгарган юк. Ул һәркөн безнең белән. Быел Наилнең дусларына, сыйныфташларына - барысына да 25 яшь тула. Без юбилярларны чын күңелдән котлыйбыз. Наил каберенә барып баш иеп, дога укып киткән барлык балтачлыларга, кызыл канәферләр салган дусларына без, Наилнең барлык туганнары бу олы йөрәкле кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәммәгезгә дә балалар кайгы-хәсрәтләре күрмичә, тыныч, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.
Барлык туганнар исеменнән Мөнирә ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250