Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәткә лаек хезмәт

Равил Таҗетдинов бүлекнең дежур бүлмәсендә.

Исемен үзгәртсәләр дә, көненә тимәделәр тагын, 10 ноябрь елдагыча Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.
- Әле ярый шушы көн бар. Алайса, безнекеләргә ял-бәйрәмнәр бик сирәк эләгә. Сабантуй кебек күмәк бәйрәмнәрнең берсендә дә гаиләләре белән чыгып иркенләп ял итә алмыйлар. Гел эш үзләренә. Башкаларның тыныч, имин ялын саклыйлар - дип сөйләп китте район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Әсхәтдин улы ТАҖЕТДИНОВ.
- Әйе шул, - дип сүзгә кушылам. - Әнә көзге ярминкәләрдә дә бүтәннәр ирләре-хатыннары белән товар карап, алып йөргәндә, сезнекеләр тәртип саклый.
- Шулай да полицейскийлар хезмәтен бик рәхәт, җиңел эш дип санаучылар күп, - дип дәвам итә Равил Әсхәтдин улы. - Үзләре тормышларында берәр каршылык килеп туса, шунда ук безгә йөгерәләр. Үзара уртак тел таба алмаган ике күршене татулаштыру да полицейский җилкәсенә төшә. Югалткан, урлаткан әйберләрен, үзен кыйнап китүчеләрнең, каракларның эзенә төшүне сорап килүчеләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Үзләре ярдәм алгач кына полицейскийларның хезмәтен аңлый, аларга хөрмәт белән карый башлаучылар күп. Безнең эш сәгатьле түгел.
Авария, янгын яки башка төрле фаҗига булса да тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, без дә килеп җитәбез. Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында үткәрелгән чаралар да полицейскийларның игътибар үзәгендә. Хәзерге заманда контрольне бик нык көчәйтү зарур. Террор, экстремизм, наркоманиягә каршы чаралар турында бер генә җыелыш, киңәшмә, утырышта да сөйләшми калган юк.
Кайбер җыелышларга килеп утырган ветераннарыбыз аптырыйлар. Безнең заманда чит ил киноларында гына очраган терминнар хәзер сездә дә гадәтигә әйләнгән икән диләр. Әле тагын коррупциясе бар ич. Бөтен җитәкчелек тә коррупционер, тот та яп үзләрен дип фикерләүче халык белән аңа каршы көрәшеп кара син. Хезмәте өчен вак-төяк бүләк алган хезмәттәшен чагарга әзер булса да, зур суммалар белән эш итүчеләрне берсе дә күрми, күрсә дә дәшми. Полицейский үзе генә халык ярдәменнән башка коррупция өлкәсендәге хакыйкатьне берничек тә ачып бетерә алмый. Монда үз сүзенә ышанган, курыкмаучы шаһитлар кирәк.
- Соңгы елларда яңадан-яңа законнар гел чыгып тора. Аракы, тәмәке сатуга кагылышлылары гына да никадәр. Экстремизм, терроризм, наркоманиягә каршы... Болар буенча эшләү өчен, аларны полицейский иң элек үзе белергә тиештер бит.
- Үзебездә даими укулар булып тора. Офицерларыбыз Казандагы курсларда белем күтәреп кайталар, аттестацияләр үткәрелә. Теге яки бу закон көченә кергән көннән үк бүлектә аны өйрәнү һәм үтәү буенча эш башлана. Бигрәк тә законнарны халыкка аңлату буенча күп чаралар күрелә. Бу эштә полицейскийлар урыннарда үткәрелгән төрле чаралардан актив файдаланалар, аларда катнашып, халык белән әңгәмәләр үткәрәләр.
- Безнең район полицейскийларының үз өлкәләрендәге төрле спорт ярышларында, өйрәнүләрдә бик актив булуларын, зур җиңүләр яулауларын беләм.
- Быел да бу җәһәттән республика районнары арасында сынаткан юк. Ел дәвамында безнең бүлек командасы андый ярышлардан гел призлы урыннар яулап кайта. Эш нәтиҗәләребез буенча да Балтач данына тап төшермибез. Тугыз айлык нәтиҗәләр буенча Республика Эчке эшләр министрлыгының рәхмәтенә ирештек.
Бүген һөнәри бәйрәмебез көне уңаеннан рәхмәткә лаек хезмәтләре өчен барлык коллегаларыма олы ихтирамымны белдерәм, аларны һәм бездә эшләп чыккан барлык ветераннарны бәйрәм белән котлыйм, күзгә күренми торган авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бәрәкәт, тынычлык, бәхет телим.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250