Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рифат Зарипов ни өчен өйләнгән?

Әле күптән түгел генә, 27 июнь көнне юмор остасы Рифат Зариповның никахы булып узган иде.

Бу вакыйганы вакытлы матбугат та яктыртып алды. Инде туй көненә дә санаулы көннәр калып бара. Туйны 26 сентябрь көненә билгеләгәннәр. Булачак гаилә башлыгы белән тормыш юлдашы Диләрәнең пыр-тузып шуңа әзерләнүләре икән.
Узган елны Рифат Зарипов үзенең беренче сольный концертларын уңышлы гына башлап җибәргән иде. Аның төркемендә 10 кеше эшли. Администратор эшләрен уң кулы булырлык бертуган абыйсы Илгиз башкара икән. Былтыр Рифат үзенең төркеменә Казанның "Сәйдәш" бию театрыннан биючеләр алган булган. Алар арасыннан биюче Түбән Кама кызы Диләрәне ничектер бер күрү дә үз итә. Әмма очрашып йөрү булмый. Аның каравы, алар көн саен бергә булалар. Чөнки аларны иҗат бәйләп тоткан була. Көн саен концерт, репетиция вакытында күрешеп торганнар.
- Диләрәне минем бер көн дә күрмичә торганым булмады. Ул минем биючем булгач, без гел бергә булдык. Шул вакыттан очрашып йөри башладык дип тә әйтә алмыйм.
Кайбер кешеләр: "Мин аны бер күрдем дә гашыйк булдым, йә ул минем күңелемә кереп калды", - дип сөйлиләр үзләренең мәхәббәт тарихлары турында. Безнең алай булмады. Үзеннән-үзе кушылдык та куйдык инде. Беренче көннән үк ул миңа якын кеше булып күренде. Хәзер дә шулай. Аның уңганлыгына, тырышлыгына, чисталыгына, менә шулай миңа түзеп тора алуына, сабырлыгына гашыйк булдым дип әйтәсем килә. Үзем мин бик кызу канлы. Әтигә дә, әнигә дә охшамаганмын. Алар минем икесе дә тыныч холыклы кешеләр. Аннары Диләрә белән безне эш тә бәйләде. Дөресрәге, иҗат! Быел өйләнермен дип уйламаган да идем. Насыйп эше дип уйлыйм. Аллаһы Тәгаләдән вакыты да җиткәндер. Тагын шул сабырлыкка килеп төртеләм. Диләрәдән дә миңа артык түзәр кызлар булмас дип, минем белән дә эшләгәч, шуннан да артыгы булмас, дидем. Чөнки үзем дә бүләк түгелмен. Кешене аңлый белү дә үзе бер бәхет бит әле ул. Диләрәнең шулхәтле сабыр, мине аңлый белүе гашыйк иттерде дисәм бер дә ялгыш булмас, - дип сөйләде Рифат Зарипов.
Рифат үзе кызу канлы булса да, кешегә авыр кагылуны белми. Аеруча да якын кешеләренә сюрпризлар ясарга яратучы дип тә өстәр идем. Диләрәгә тәкъдимне Рифат үзенең туган көнендә ясый. 4 июньдә Рифатның бертуган абыйсы Илгизнең дә туган көне икән. Кирәк бит, бертуган абыйлы-энеле беркөнне туганнар. Менә шул көнне Рифат барлык төркемен, якын кешеләрен туган көнен билгелибез дип җыйгач, бөтен кеше алдында Диләрәгә тәкъдим ясап, бик зәвыклы, затлы пар алкалар бүләк итә.
Диләрә Рифаттан 5 яшькә яшьрәк. Бүгенге көндә Диләрә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультетында соңгы курсында укый. Бию белән бала чагыннан ук шөгыльләнеп, тормышын шул өлкәгә бәйләргә булган.
Юмор остасы быелгы икенче сезоны турында да сөйләп узды. "Бие, әйдә, кайнана" дип атала. Бөтенләй өр-яңа программа. Барысы да яңа. Артист белән биючеләрнең өс киеменнән башлап, җырга тиклем. Узган елгысыннан бер нәрсә дә калмаган. Хәтта программага Рифатның "Кодачалар" җыры да кермәгән. Тамашачы сораса гына җырлап бирәчәкмен, ди. Замана да үзгәрә. Килен белән кайнаналар да башка төрле бит хәзер. Менә алар арасындагы булган актуаль теманы күрсәтергә булдык, ди артист үзе.
- Быел минем өйләнгән ел да бит инде. Аннары минем әниемнең өч улы булгач, ул өч килененә кайнана да. Аллага шөкер, әнием Рәмзиянең өч килене хәзер. Бер абыемның хатыны - табибә, икенчесенеке - банк хезмәткәре, ә өченче килене, ягъни минем тормыш юлдашым биюче булып эшлиләр. Биюче булгач, биетә! Кара, килен төшкән дә, биетә дип уйлыйлар. Без моннан кызык бер хәл таптык та, "Бие әйдә, кайнана" дигән җыр да яздырдык. Көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Айдар Минһаҗев иҗат иттеләр. Бик матур җыр килеп чыкты ул! Матур гына да түгел, шәп булырлык! Быелгы программага кергән яңалыкларның барысын да сөйләп бетермим. Чөнки кызыгы бетәчәк. Пародиягә килгәндә, яңа бер кешегә пародия күрсәтәчәгемне әйтеп куя алам, - ди юмор остасы.
Рифатның ипотекага 3 бүлмәле фатир алуын да ишеткәнсездер, бәлки. Туйдан соң ширбәт аеның кайда һәм ничек үткәрәчәге турында да "яшермәде". "Кукмара, Әтнә, Балтач һәм калганнары... Ширбәт аебызны Татарстан буйлап үткәрмәкче булабыз", - дип әйтеп куйды артист уенын-чынын бергә кушып. Чыннан да Рифатның үзен һәм аның иҗат төркемен бар җирдә дә көтеп алалар. Яшь артистны яратмаслык та түгел шул. Үзенә күрә бер сөйкемле сөяге бар, диләр. "Ни өчен өйләнергә булдың?" - дип сорагач та, "Ипотекага фатир алдым. Үзем генә караңгыда ятып йокларга курыкканга, өйләнергә булдым әле", - дип сүзне юморга борып та куйды.
Эльза ГАЗИЗОВА Интертат.ру
Редакциядән: Үзебездән шуны өстәп әйтә алабыз: Рифат инде җәй көне Балтач районнында булып китте. Ул үзенеӊ сөйгәне белән Салавыч авылы Сабан туй мәйданнында «Татарстан» күмәк хуҗалыгы терлекчеләре алдында чыгыш ясады.Хәтерләсәгез, Диләрәнеӊ фотосы безнеӊ сайтыбызныӊ «Көн фотосы» бүлегендә куелган иде. Чибәр кызныӊ Рифатныӊ яраткан, ярәшкән яры икәнен без белә идек мнде… Аларга тигез, хәерле озын, бәхетле гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250