Республикада «Ритэк» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына старт бирелде.
Бишенче ел рәткә үткәрелүче әлеге конкурс бик күп грантлар отарга менә дигән мөмкинлек. «Әмма әлегә безнекеләр конкурста катнашуның никадәр мөһим икәнен аңлап җиткерми булса кирәк. Юкса, күпме төзекләндерәсе, төзисе объектлар бар. Мәсәлән, авыл җирлекләрендә балаларның уен мәйданчыкларын, һәйкәлләрне, район үзәгендәге спорт мәйданчыкларын тәртипкә китерер өчен менә дигән мөмкинлек бит, югыйсә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. Бүген дәүләт тарафыннан җирлекләрне финанслау мактанырлык түгел, әмма бу мәсьәләне нигездә грандлар отып, хәл итеп була. Шуңа да һәр тармактан, мәниятме ул, спортмы, я булмасын мәгариф, авыл җирлекләре - һәрберсеннән әлеге конкурста актив катнашу таләп ителә.
Фото: http://ru-good-news.livejournal.com/24578.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев