Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәркемгә – 50 мең сум!

Хөкүмәт шундый максат куйды.

Башкортстан Хөкүмәте республикада яшәүчеләрнең керемнәрен күтәрү программасын раслады, анда яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы алучылар өлешен киметү һәм һәр кешенең айлык акчалата керемен 50 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

Әйтергә кирәк, ике ел элек кенә республикада рәсми рәвештә айлык керемнәре 9 мең сумнан да түбәнрәк 490 мең кеше исәпләнә иде. Шул ук вакытта 2024 елга Министрлар кабинеты төбәктә уртача хезмәт хакы 50 мең сумга кадәр һәм югарыракка үсәчәк, дип планлаштыра.

Моңа фермерлыкны үстерү, гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү һәм башка социаль механизмнар аша ирешү максат итеп куела.

Болардан тыш, Хөкүмәт кредитлар күләмен чикләү (бу уңайдан яңа законнар кабул итү) һәм халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә эш алып баруны алгы планга куя (әлеге вакытта, мәсәлән, Башкортстан халкының кредит бурычлары күп).

Шулай ук, җитәкчелек хезмәтне легальләштерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләргә җыена, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:ТАСС

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие яшәү минимумы