Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Россельхознадзор» кисәтә

Районыбыз табигате тазалыгы өчен көрәштә экологларга «Россельхознадзор» инспекциясе белгечләре дә зур ярдәм итә. Алар хуҗалыкларның терлекчелек фермаларында еш булып тиресләрне, тирес суларын саклау һәм куллануны контрольдә тоталар, алар янындагы, алар белән ашланган туфрактан анализлар алалар.

Терлек калдыклары белән чыккан төрле авырулар корткычлар, чүп үләннәре кызып, тиешле дәрәҗәдә черегән тирестә генә үлеп бетәләр. Шуңа күрә аларны органик ашлама дип теләсә ничек туфракка кертү зарарлы. Аны артык күп куллану да файдага түгел. Шуңа күрә терлекчелек биналары төзегәндә үк аннан чыккан калдыклар туфракка, янәшәдәге сулыкларга зыян китермәслек урынны сайларга кирәк. Монда җыелган тиресне, тирес суларын урнаштырып барырлык күләмдә басулар булсын. Соңгы елларда районда да гаилә фермаларын төзи башлаучылар күбәйде. Алар да бу таләпне үтәргә тиеш. Фермалардан чыккан калдыклар белән табигатькә, туфракка зарар салучылар «Россельхознадзор» инспекциясе тарафыннан да административ җаваплылыкка тартылачак. Ишле итеп мал асрарга уйлагансың икән, иң элек аның калдыклары тирә-юньгә зыян китермәслек урын сайла. Югыйсә, яхшы ният белән башлаган эшең зыянга әйләнергә мөмкин, дип кисәтә «Россельхознадзор» инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250