Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россельхознадзор кисәтә - анализ ясау отышлы.

Тикшерүләр вакытында, агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы үткәрелгән чараларны тиешле стандартларны, кагыйдә һәм регламентларны сакламау очраклары ачыкланды.

Кайбер хуҗалыкларнын җитәкче һәм белгечләре туфракнын уӊдырышлылыгы стандартларын, параметрларын һәм күрсэткечләрен начар күзаллыйлар. Шул сәбәпле, туфракка ашлама да авыл хуҗалыгы культурасыныӊ туклыклы элементларга булган хаҗәтеннән чыгып кертелми.
Югары уӊыш артыннан куып хуҗалыкларда ашламаны нормадан артык кертәләр. Нәтиҗәдә, табигать объекты саналган туфракка зыян салына. Җир кулланучылар үз җирләренеӊ агрохимик күрсәткечләрен белергә тиешләр. Биш елга бер тапкыр туфракка агрохимик тикшерү уздырырга кирәк. Бу вакытта аныӊ дегродациясе, авыр металлар, пестицидлар һәм башка төр куркыныч матдәләр белән буялуы ачыклана. Туфрак тискәре нәтиҗәләр күрсәтсә, агрохимик чаралар кулланыгыз. Бу чараларны тиешле срогында үтәмәгән өчен, административ җаваплылык каралган. Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән авыл хуҗалыгы җирләренеӊ уӊдырышлылыгын сизелерлек дәрәҗәдә киметүче критерийлар расланды. Монын өчен туфрак-агрохимик казылмалары өлкәсендә аккредицияләнгән оешмалар белән килешү төзергә кирәк. Туфрак - кешене азык-төлек, мал-туарны - терлек азыгы, сәнәгатьне чимал белән тәэмин итүче табигый байлык. Шуӊа күрә туфракны саклау дәүләт һәм муниципаль органнарныӊ беренче чираттагы бурычы.
Фото: http://otvet.mail.ru/question/50561074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250