Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә әниләргә хезмәт хакы түләүне кертергә тәкъдим иттеләр

Бу чара туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк, дип саныйлар.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). «Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Олег Шеин балалар тәрбияләүче россиялеләргә даими түләүләр билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Әниләргә хезмәт хакы рәвешендә ата-аналарга даими түләүләр кертергә кирәк», — диде ул.

Парламентарий сүзләренчә, бу чара туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, Шеин катлаулы финанс хәлендә булган гаиләләргә даими түләүләр кертергә кирәк дип саный.

Аның бу тәкъдиме белән ЛДПР фракциясе җитәкчесе Ярослав Нилов та килешкән. Ул Россиядәге гаиләләр балалар өчен акчаны күп тота дип әйтте һәм балигъ булмаган балаларга түләүләр идеясен хуплады.

17 декабрьдә еллык йомгаклау конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин җиде яше тулмаган балалары булган барлык гаиләләргә дә бишәр мең түләячәкләр дип белдерде. Яңа ел алды түләүләрен 14,7 млн балага бирәчәкләр, хөкүмәт моның өчен 73,6 млрд сум бүлеп биргән. 

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга пособиеләр