Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сагынабыз, юксынабыз

2013нче елның 10нчы июленең җылы кояшлы матур иртәсе безнең гаиләгә зур кайгы алып килде.

Әтиебезнең 58 ел иңгә-иң куеп яшәгән хәләл җефете, безнең - 5 баласының сөекле әнисе, оныкларның, оныкчыкларның яраткан әбиләре, Норма авылында яшәүче Ясирә Гарәфиева 82 яшендә мәңгегә безнең арабыздан китте. Әниебез искиткеч сабыр, мәрхәмәтле, тырыш, эшчән, максатына омтылучан иде, шуңа күрәдер Ходай әниебезне изге Рамазан айларында үз хозурына алды. Шушы бик авыр минутларда янәшәбездә олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр булды, рәхмәт аларга. Кайгыбызны беренчеләрдән булып уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, кода-кодагыйларга, авылдашларга, район торак-коммуналь хуҗалыгы коллективына һәм аның элеккеге җитәкчесе Шамил Җәләевка, әниебез эшләгән «Икмәк» заводы коллективына, «Кара күл» җәмгыятенең җитәкчесе Фирдәүсә Фәрхетдиновага, «Водстрой» җәмгыяте җитәкчесе Рифат Закировка, эшмәкәр Гөлфия Нәсыйховага, Гөлсем Миннебаевага, дусларыбызга, сыйныфташларга, исемнәре телгә алынмаган барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барчагызга бәрәкәтле озын гомер, гаилә бәхете, сау-сәламәт булып, тигезлектә, бәхетле көннәрдә яшәргә язсын. Әниебез исән булса, шушы көннәрдә аңа 83 яшь тулган булыр иде. Без Сине, Әни, сагынабыз, юксынабыз! Авыр туфракларың җиңел булсын, урының оҗмахлардан насыйп итсен, тыныч йокла, кадерлебез! Бу язмабыз әниебезгә дога булып барып ирешсен.
Әтиебез, балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, оныкчыкларың.
Фото: http://www.giftarmenia.com/rus/cgi-bin/store/index.cgi?pid=3802&cart_id=461.801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250