Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сагыну.

2011 елның көз аенда безнең гаиләбездә зур югалту булды. Безнең кадерле бабаебыз Мөбәрәкшин Фәйзелхак безнең арабыздан китте.

2015елның 19 апрелендә бабабызга 84 яшь булыр иде.Мин аның яраткан оныкларының берсе аның истәлегенә багышлап шигырь яздым. Бу юллар аның рухына дога булып ирешсен иде.
Сагыну.
Инде өч еллап вакыт үтте,
Синең бакыйлыкка күчкәнеңә.
Тик мин хаман ышана алмыйм,
Сине мәңгелеккә югалтуыма.
Моңгарчы мин үлем турында,
Кешеләрдән генә ишеттем.
Унберенче елнын салкын көзе
Әлегедәй күз алдымда минем.
Бабакаем, бәгърем, җан кисәгем
Сине хаман юксына күңлем.
Исләремә төшергән чакта,
Тула минем күземә яшем.
Син киткәч үзгәрде барысы
Әби дә калды ялгыз боегып.
Сиңа багышлап дога кыла,
Көн дә уйлый сине сагынып.
Әнием дә сине бик юксына
Сине бик еш искә алабыз.
Тик ничек кенә тырышсак та,
Сине кире кайтара алмыйбыз.
Өйнең дә син киткәч яме качты,
Син булмагач ул калды буш.
Берни белми китеп бардың
Бигрәк кырыс инде бу язмыш!
Оныкларым диеп каршы алдың,
Сезгә килгән саен син безне.
Мин әле дә сагынам бабакаем,
Синең назлы, җылы кулыңны.
Бик сагынабыз нишлик инде
Барысы да Ходай кулында.
Сиңа диеп кылган догаларыбыз
Барып ирешсен синең рухыңа!
Әлфия Галәлетдинова,
Нөнәгәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250