Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салавыч фермасында ... сыерчык оялары!

Гадәттә үзен әллә кемгә куйган кайберәүләр ферма, анда эшләүчеләр турында сүз чыкса, "фу" дип борын җыерырга ашыга.

Янәсе, анда мал-туар, тирес-силостан башканы белмәүчеләр, башка берни белән кызыксынмаучылар эшли. Юк, алай түгел, җәмәгать! Әнә, утыз еллап Салавыч фермасында сыер савучы Миләүшә Фатыйхова: "Китап укырга бик яратам, авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмады да бугай", - ди.
Шушы ук фермага баргач, лаборатория бинасы өстендә сыерчык оясы күреп, үзем дә аптырап калдым. Әле сыерчыгы да сайрап-җырлап утыра иде, мин фотоаппаратны тартып чыгарганчы, очып китте. "Әнә тегендәге колгада ике катлы тагын бер оя бар әле, аларына сыерчык килмәс дип көлешкән идек, килде бит, - ди лаборант-компьютерчы Гөлия Хөрмәтуллина. - Сәләхетдин Хисамиевлар калдык такталардан гына ясаган иде аны"...
Димәк, ихластан, җан җылысын кушып ясаганннар. Ихласлылыкны кошлар да сизә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250