Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

САЛАВЫЧТА – ТУФАН УРАМЫ

…Басуда йөргәндә телефонным чылтырады. Балтачтан, редакциядән журналист Хәлил дус икән.

«Ни хәлең бар, кайларда йөрисең, ди,- Балтач сайтына «салырга» бер материал җибәрмисеңме?». «Менә,өр-яңа , авылыбызның Туфан Миңнуллин урамында йөрим әле. Турыга гына , «спутник» аша шушы урамнан бер репортаж юллыйммы үзеңә? -дим уеным-чыным бергә.
«Яңалык бит бу, яз. Тирәнгә кермә тагын әллә кайларга кереп китәрсең микән инде. Кыскарак тот, шул «урамыңнан» бик ерак китмә» - ди Хәлил. Үпкәләмә, Хәлил дус, «урамга» кергәнче, әз генә үткәннәрне искә алыйк әле.
Узган ел «Хезмәт»тә мәшһүр драматург әсәрләренең районыбыз, авылларыбыз сәхнәләрендә Түбән Камадан Туфанның «үз театры», әйе, аның исемен йөрткән театр коллективының һәм районыбызның үзәк китапханә коллективларының гаҗәип зур осталык белән «уйнаулары» хакында язып үткән идем инде.
Быел тагын очрашырга туры килде үзләре белән… Әле апрель башлары гына иде. Бездән 15 чакрым ераклыктагы Кили авылыннан мәдәният йорты директоры Халидә чылтырата: «Рамазан абый, Түбән Камадан Туфан театры килә, «Гөргери кияүләрен» куячаклар»-ди. Ризалыгымны һәм рәхмәтемне белдердем. Дөрестән дә, узган ел яз көнендә районыбызның сәнгать сөючеләрен туфанлылар Балтач, Кили һәм Субаш мәдәният үзәкләрендә Миңнуллинның «Син мине күрәсеңме?», Казан яшь тамашачылар театры коллективы Салавычта шул ук Туфан аганың «Нигез ташларын» куеп сөендергәннәр иде…
Инде килилеләр белән элек-электән белән болай да мәдәни-иҗади элемтәләребез иҗади «алыш-биреш»ләребез бар. Узган ел мәсәлән, Кили үзешчәннәре башта безгә килеп, «Туй күлмәгем-соңгы бүләгем» спектаклен куеп китсәләр, бәйрәм ашы - кара-каршы, дигән күк, үзебез, салавычлылар районда үткән спектакльләр бәйгесендә катнашып коллективывызга уңыш китергән «Аты барның - дәрте бар» дигән сәхнә әсәребезне Кили сәхнәсендә уйнадык.
Бу коллектив белән әнә шулай аралашабыз, бер-беребезне рухландырып торабыз… Ә театр коллективы белән бергәлекләребез араларында актерлар: Кили егете Наил Сәйфетдиновның (әнисе мәрхүмә Рәйсә апа безнең Салавыч кызы иде), Субаштан күтәрелгән Юрий Павловларның коллективларында хөрмәт казанулары нәтиҗәсе… Күптән түгел генә бу иҗат коллективы белән зәңгәр экранда да очраштык әле. Алар «Башваткыч» тапшыруында катнаштылар туфанлылар. Безне иң гоурландырганы, әлбәттә якташыбыз, театрның иң яшь һәм үтә сәләтле актерларының берсе Юрий Павловның җиңү яулавы булды. Гел наян-шаян рольләрне башкарса да төпле ,белемле егет икән егет.
Ә «Гөргери кияүләрен» карадык без Килидә.Укытучым Рауза апа Зиннәтуллинаны да алып мендек әле. Шул кадәр булдырып, бирелеп уйнадылар, берсен әйтеп, икенчесен калдыра торган түгел. Ә Наил белән Юрканың уйнаулары аеруча күңелгә якын. Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин иҗатына иң игътибарлы коллективларның берсе. Театр репертуарының нигезен Туфан ага әсәрләре тәшкил итә. Театрның оешу, аякка басу, дәүләт статусы алу чорларында драматург яшь труппага ярдәм иткән кешеләрнең берсе. Шунлыктан драматургның исеме нәкъ бу театрга бирелүе очраклы түгел... Ул иҗат иткән спектакльләрне караган күз алдымда халыкның ихтирамын яулаган Туфан тора. Геройларының авызыннан чыккан һәрбер сүз мин Туфан аганыкы итеп кабул итәм. Көләрлек сүз әйтәме актер, еларлык-уйланырлыкмы - чыннан да ул сүзләр башта Туфан ага «казанында» кайнаган, аннан китап битенә төшкән, сәхнәгә менгән.
Инде урамга килсәк, күп балалы, яшь гаиләләргә өченче балалары түгач, бушлай җир кишәрлекләре бирү дигән әйбер китте бит.Туфанның арабыздан китеп, аның исемен мәңгеләштерү турында сөйләнгән көннәр. Безнең дә өченче оныгыбыз Рәмискә җир бүләләр. Урам-йорт дип, беребезнең дә гамендә юк әле. Безгә тешле участокны үлчәп, казыклар кагып куйгач, җирле үзидарә рәисе Рәшит Насыйбуллин әйтеп куйды: «Белеп калыгыз адресыгызны, бу Туфан Миңнуллин урамы булыр, йорт номерыгыз - «10»булыр, игелекле нигез булсын»-диде. Шул көннән башлап, кемдер уз жиренә печән чәчте, кем бәрәңге утыртты. Ә кайберәуләр төзелеш эшләренә кереште. Хәтта инде берничә йорт аякка басып килә.Авылдашларыма ышанам, Аллаһы боерса, авыл янәшәсендәге басуда, табигатьнең гүзәл почмагында шәһәр кешеләрен дә көнләштерерлек матур проспект сафка басар. Рәсемнәрдә: Урамның «башы» бар! Күрәсез,барысы да заманча!
Башкалабызда яшәүче «салавычлылар», әтисе Марс - инженер, әнисе Раушания, хәләл җефете Зөлфия һәм үзе Руслан Фатыйхов - Казанның атаклы табипләре. Җәйге ялларында һөнәрләрен алыштырганнар. Бүген Русланы архитектор, Зөлфиясе - дизайнер әнә! Үзләренең киләчәкләрен биредә күрәләр. Бәхетле, тыныч, ныклы, куанычлы нигезләр булсын. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250