Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саннар ни сөйли?

Саннар кеше тормышына зур йогынты ясый. Шатлык-сөенеч китерүчеләре белән бергә бәхетсезлек алып килүчеләре дә юк түгел. 2012нче елның ярты еллыгына төрле тармаклардан алынган саннарга күз салыйк әле. Алар ни сөйли?

Районыбызда хезмәтне саклау буенча таләпләрне бозган ике очрак ачыкланган. Пенсия фонды идарәсе тарафыннан 506 млн. 398 мең сум акча түләнеп, шуларның 448 млн.16 мең 642 сумы пенсия, 8 млн. 381 мең 363 сумы төрле түләүләрне хасил итә. Социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча «Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында 20 өлкән кешебез яңа йортларга күченгән. Хәйрия пунктына 840 кеше, 54 оешма тарафыннан 999 мең 950 сумлык ярдәм күрсәтелгән. 196 сабый якты дөньяларга аваз салып, 219 кеше бакыйлыкка күчкән. 105 кеше парлы тормыш корса, 32 пар сыңар канат белән калган. «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 2500гә җитә. Бүлек хезмәткәрләре үзләре исә 4700 тапкыр ярдәмгә чыккан. Район прокуратурасы тарафыннан 1117 закон бозу очрагы теркәлгән. 134 вазыйфаи зат - дисциплинар, 35 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Икмәк комбинаты исә 362 тонна икмәк җитештереп райондашларыбызны табигый продукция белән тәэмин иткән. Район буенча 26 мең 497 тонна сөт һәм 3554 тонна ит җитештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250