Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Савыт-сабаны ир-егетләр юсын!

Хуҗабикәләрнең гомеренә куркыныч яный! Күптән түгел Норвегия галимнәре шундый шаккатыргыч белдерү ясаган.

Баксаң, даими рәвештә көнкүреш химиясе кулланып өй җыештыру көненә бер кап тәмәке тартуга караганда да зыянлырак икән.

Берген университеты галимнәре  20 ел буе мең кешенең сәламәтлеген күзәткән. Аларның 80 проценты даими рәвештә төрле көнкүреш чистарту чараларын кулланган: бер ишләре өй җыештыру белән артык мавыкса, калганнары учреж­дениеләрдә җыештыручы булып хезмәт салган.

Ике дистә ел дәвам иткән тикшеренү шаккаткыч нәтиҗәләр биргән. Төрле химик чистарту чаралары белән тәртип урнаштырырга яраткан гүзәл затларның 40 проценты бронхиаль астма белән ешрак авырган. Ә белгечләр моңа гаҗәпләнми дә. Чистарткыч кисәкчәләре хатын-кызның үпкәсендә җыелып, аның лайлалы тышчасын ялкынсындыра. Җыештыручы булып эшләүче гүзәл затларның 40 яшькә җиткәндә сулыш алулары авыраерга мөмкин, дип кисәтә алар.

Тикшеренү турында сөйләгәндә хатын-кызга аерым басым ясап әйтүебез юкка гына түгел. Ни гаҗәп: ир-егет шул ук химик чистарткыч порошоклар белән күпме генә өй җыештырса да, сулыш юлларына бер зыян да килмәячәк икән. Тикшеренү әнә шуны да күрсәткән. Галимнәр моның сәбәбен төгәл генә үзләре дә аңлата алмаган.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: савыт-саба